Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта уннан артык шартлауда кимендә 57 кеше һәлак булды


Гыйрак башкаласы Багдадта һәм аның тирәсендә булган шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 57 кеше һәлак булды, 180-ләп кеше яраланды. Полиция фикеренчә, бу шартлаулар килешеп оештырылган булырга мөмкин.

Террор гамәлләрен кем оештыруы әлегә билгесез. Сөнни вице-президент Тарик әл-Һашимины терроризмда гаепләп аны кулга алу карары чыккач илдәге вәзгыять нык кискенләште. Гыйрак хөкүмәте башлыгы Нури әл-Мәлики Көрд автоном бүлгесендә яшеренеп ятучы әл-Һашимины Багдадка бирергә таләп итте.
XS
SM
MD
LG