Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия милли-мәдәни мохтарияте елга нәтиҗә ясады


Нәзирә Касимова
Нәзирә Касимова

Нәзирә Касимова 2011 елның июль аенда Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп сайланды. Ул кыска гына вакыт эчендә истә калырлык эшләр башкарды.


Нәзирә Касимовага сайлау җыелышында ук Удмуртия республикасының җирле теле-радио каналында радио тапшырулар булдыруны максат итеп куйдылар. Ноябрь аенда “Минем Удмуртия” радио эфирында “Манзара” дип аталган радиотапшырулар чыга башлады.

Нәзирә Касимова балаларны милли рухта тәрбияләү һәм укыту буенча күп тырышлык куйды. Балалар бакчалары, татар сыйныфлары булган мәктәпләрдә булып, андагы проблемалар белән танышты. Удмуртия мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачылуга 20 ел тулды. Бу уңайдан аның җитәкчелегендә республикакүләм конференция оештырылды. Шулай ук мохтарият рәисе инде җәй айларында ук “Иман” татар яшьләре белән бергә мәктәпләрдә укучы татар балаларының ялын оештыруда да катнашты. “Болар әле зурлардан саналган чаралар гына. Ә көндәлек эш бик күп. Кемгә киңәш кирәк, ниндидер чара уздыра башласаң – акча кирәк, тагын документлар белән дә күп йөрергә туры килә”, дип санап китте Нәзирә ханым.

Яңа ел әле ул башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау гына түгел, шул ук вакытта киләчәккә планнар кабул итү дә. Удмуртиянең милли автономиясе яңа 2012 елда мәгариф һәм мәдәнияткә күбрәк игътибар бирергә ниятли. Инде яңа ел башында уздырыласы чаралар билгеле. Февраль аенда Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзалары Ибраһим Биектаулы һәм Гөлфия Исхакованың юбилейлары. Аларның иҗат кичәсенә инде әзерлек эшләре башланган. Җырчылар Шәфига Таҗетдинова һәм Таңсылу Бәйрәмгулова да юбилейларын сәхнәдәшләре һәм тамашачылар белән үткәрергә ниятләп тора. Аларның да милли сәнгатьне саклап калуга керткән өлешен исәпкә алып, юбилейларын зурлап уздыруны күздә тота мохтарият.

Нәзирә Касимова Казан белән дә элемтә булдырган. Декабрь аенда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты утырышында катнашкан. Анда Нәзирә ханым башка төбәкләрдәге милли оешмалар җитәкчеләре белән танышкан. Татар милләте өчен эшне башкача оештырган Чиләбе өлкәсенең эшләренә сокланып кайткан. Чиләбедә милли автономияне эшмәкәр җитәкли икән. Ул керем акчасын татар сыйныфларын бизәргә һәм башка чараларга биргән. Удмуртиядә дә шундый кешеләр табылса иде дип хыяллана Нәзирә Касимова.
XS
SM
MD
LG