Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Мөбәрәкнең үлемгә хөкем ителү ихтималына борчылу белдерелә


Мәскәү – Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәккә хөкем чыгарганда кешелеклелек күрсәтергә чакыра.

Русия министрлыгының бүгенге белдерүендә 83 яшьлек Мөбәрәкнең үлемгә хөкем ителү ихтималы уңаеннан борчылу белдерелә.

Атнакич көнне Каһирәдә үткән мәхкәмәдә прокурор Мостафа Сөләйман - Мөбәрәккә һәм илнең элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адлыга үлем җәзасы бирергә таләп итте.

Узган елның гыйнвар һәм февраль аенда демонстрациядә катнашучыларга ут ачуны прокурор “ниятләп башкарылган үтерү” дип бәяләде.

Мөбәрәк һәм Адлыдан тыш мәхкәмәдә шулай ук Мөбәрәкнең ике улы – Алаа һәм Гамәлнең эшләре карала.

Мәхкәмә утырышы гыйнварның 9ында дәвам итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG