Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рухание Тәһранның атом программасыннан баш тартмаячагын белдерде


Иран дәүләт телевидениесендә чыгыш ясап, илнең югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи, көнбатышның янауларына карамастан, Тәһран үзенең атом программасыннан баш тартмаячак, дип белдерде.

Иранның атом программасы тирәсендәге вазгыять соңгы айларда йәнә киеренкеләште. АКШ һәм тагын берничә ил Иранга каршы яңа финанс чикләүләр кертте. Европа Берлеге Ираннан нефть алуны тыю турында сөйләшүләр алып бара.

Дүшәмбе көнне мәгълүмат агентлыклары Иранның Кум каласы янындагы Фордо атом үзәгендә уран баетыла башлады, дигән хәбәрне таратты.
XS
SM
MD
LG