Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәмәрканд хатын-кызларының пикетыннан соң газ һәм ут бирелде


Сәмәркандта ике дистәдән артык хатын-кыз хакимият бинасына каршына чыгып газ һәм электр утының бетүенә ризасызлык белдерде. Хокук яклаучы Холикназар Ганиевның Азатлык радиосының үзбәк бүлегенә әйткән сүзләренә караганда, әлеге чарадан соң шәһәрнең кайбер бистәләрендә газ һәм электр ут бирелгән. Әмма өлкәнең район һәм авыллары әле дә утсыз утыра.

Үзбәкстанда кышкы айларда электр һәм җылылыкның бетеп торуы гадәти хәл. Узган атнада Җизак өлкәсе хатын-кызлары шундый ук таләпләр белән урамга чыкты.

Узган кыш мондый протест чаралары Үзбәкстанның күп районнарында узды.

Үзбәкстан дөньяда газ табучы илләр арасында 8нче урында, әмма аның зур өлеше читкә сатуга китә, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG