Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкенттагы татар яшьләренең “урак өсте”


Ташкенттагы татар яшьләре “Чәк-чәк Party” чарасын зурлап оештырган иде
Ташкенттагы татар яшьләре “Чәк-чәк Party” чарасын зурлап оештырган иде

Моннан ел ярым элек Казанда узган IV Татар яшьләре форумы вакытында Ташкенттагы татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Нариман Кәримовның урысча чыгыш ясавына яшьләр протест белдергән иде. Аз гына вакыт узуга карамастан, Нариман инде ана телен шактый шомарткан.


Шимбә көнне Үзбәкстандагы татар яшьләре оешуларының дүрт еллыгын концерт һәм дискотека белән билгеләп узачак. Пәнҗешәмбе алар Үзбәкстан милли-мәдәни үзәкләре оешуның 20 еллыгы уңаеннан конференциядә катнашты.

Ташкенттагы татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Нариман Кәримов сүзләренчә, бу уңайдан җомга көнне үтәчәк концертта башка милләт вәкилләре белән бергә "Яшьлек" татар-башкорт ансамбле дә катнашачак.

Гомумән, бу көннәрдә Ташкенттагы татарлар оешмасының "урак өсте" дип әйтергә була. Шимбә көнне алар оешманың дүрт еллыгы уңаеннан зур концерт һәм дискотека уздырачак. Анда күбрәк яшьләр чакырылган.

“Ташкент, Чирчик, Чимкент калаларыннан кунаклар киләчәк. Концертта "Дуслык" ансамбле, "Яшьлек" татар-башкорт ансамбле һәм "Болгарлар" татар ансамбле чыгыш ясаячак. Аларның һәркайсы бер бию һәм татар җыры башкарачак. Моннан тыш, “Татар моңы -2009” фестивалендә икенче урынны алган Галия Ханнанова чыгышы каралган. Дискотекабыз 40% татар җырларыннан тора, ди-джейларыбыз бар. Халык җырларын заманчага әйләндерәбез”, ди ул.

Ташкенттагы татар яшьләре Казандагы яшьләр белән элемтәдә тора. Алардан үрнәк алып “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, “Чәк-чәк” бәйрәме, татар шагыйрьләренә багышлап кичәләр оештыра. Май аенда татар яшьләрен Үзбәкстанга кунакка чакырырга җыеналар.

Нариман Кәримов әйтүенчә, алар ана телләрен әби-бабайларыннан өйрәнә.

“Өйрәнер өчен төрле түгәрәкләр дә бар. Татар оешмасындагы укытучылар да ярдәм күрсәтә”, ди ул.

Нариман белән тулырак әңгәмәне шушы аудиоязмадан тыңлагыз:

Ташкенттагы татар яшьләренең “урак өсте”
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:58 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG