Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таисия Осипова эше яңадан каралачак


Соленски өлкәсендәге мәхкәмә “Башка Русия” теркәлмәгән партиясе активисты Таисия Осиповага чыгарган карарын үзгәртте.

Узган елның декабрендә Осипова наркотик сәүдәсендә гаепләнеп район мәхкәмәсе тарафыннан 10 ел колониягә хөкем ителде. Осипова тарафдарлары аңа наркотикны ташлаганнар, ә җинаять эше аның ире “Башка Русия” башкарма комитеты вәкиле Сергей Фомченковка басым ясау өчен ачылган дип саный.

Гыйнвар азагында Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты студентлары белән очрашу вакытында сорауларга җавап биреп Осиповага чыгарылган карарны артык кырыс һәм ярлыкау турындагы үтенечен киредән карарга әзер булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG