Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Татар телен үстерү, мәдәниятен саклау, йолаларын тергезү, яшьләргә милли тәрбия бирү, татар халкын берләштерү максатлары белән Омскида бәйрәмнәр, бәйгеләр, ял кичәләре һәм башка төрле чаралар оештырылып тора. Узган ял көнне Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте оештырган чара шушы максатлардан чыгып эшләнде. Мохтарият Халыкара Ана теле көненә багышлап татар теле бәйрәме уздырды. Бәйрәм кичә рәвешендә «Дуслык йорты»нда үтте. Анда җитмештән артык кеше җыелган иде.


Кичәне яшьләр «Туган тел» җыры белән башлап җибәрделәр. Җырга булдыра алган кадәр халык та кушылды. Кичә барышында туган тел турында шигырьләр укылды, бәйгеләр, викториналар оештырылды. Халык шактый актив катнашса да, тел белү дәрәҗәсе бик мактанырлык булмады.

Татар телендә шигырь сөйләргә батырчылык итүче дә табылмады. Аның каравы, ә, җ, ү, ч кебек хәрефләргә башланган татар сүзләрен әйтүчеләр күп булды.

Ә инде икътисад, милли, милләт, данлы халык, горурлык, вакыйга, игътибар, язмыш, мәдәният кебек сүзләрне сөйләшү телендә яхшы гына аралаша алган өлкәнрәкләр дә, урта яшьләрдәгеләр дә тәрҗемә итә алмады.

Равил Хөсәенов

Равил Хөсәенов

Яшьләр арасында тел белү дәрәҗәсе бөтенләй чамалы дисәк тә ялгыш булмас. Шулай да омтылыш бар. “Умырзая” ансамбленә күптән түгел генә йөри башлаган Равил Хөсәенов Омскида туып үскән.

“Әтием авылдан, телне яхшы белә, әнием шәһәр кызы, татарча аңласа да, сөйләшми. Шуңа күрә өйдә татарча сөйләшмибез.Телне белергә, өйрәнергә, сакларга кирәк, мин үз яшьтәшләрем белән татарча аралашырга тырышам, булдыра алганча, тел ул халыкның нигезе, тел булмаса, халык та булмый. Татарча сөйләшү өчен, яхшылап телне өйрәнү өчен, вакыт җитми, аралашу җитми, мин хәтта урыс музыкасын тыңламыйм, татарча гына, татар радиосын тыңлыйм, барыбер аз», ди 19 яшьлек Равил.

«Умырзая» ансамбленә сине нәрсә китерде дигән сорауга Равил Хөсәенов, күңелем китерде, монда татар җыры, татар биюе, монда татар теле, дип җавап бирде.

Эльза Чумарова

Эльза Чумарова

Большеречье районының Еланлы авылында туып үскән Эльза Чумарова, “Ана теле бәйрәмен мәктәптә үткәрәләр иде, аны татар телен укыта торган апабыз оештыра иде. Анда шигырьләр ятлап сөйли идек, уеннар, конкурслар үткәрелә иде”, ди.

Туган телебездә сөйләгәндә ни өчен урыс сүзләре күп кушыла дигән сорауга, Эльза, урыслар күбрәк, шуңа күрә урысча кушылып китә, әмма туган телне онытырга ярамый, ди.

Тагы бер яшь милләттәшебез Надыйм Ашербагин Тара районының Олы Уыш авылында туып үскән. Аның сүзләренчә, 800-гә якын татар яшәгән авылда татар телендә сөйләшмиләр диярлек. Авылда руслар күп яши, шуңа күрә рус телендә сөйләшү гадәткә кергән, ди Надыйм. Ана теле бәйрәмен дә Олы Уышта билгеләмиләр икән. Авылда урыслар күп булганга, андый ихтыяҗ булмагандыр, Надыйм Ашербагин.

Надыйм Ашербагин

Надыйм Ашербагин

Балаларына өйрәтергә мөмкиннәр татар телен, әмма, татарлар күбрәк булса да, хәтта бәйрәмнәр дә рус телендә үткәрелә. Татар авылы урыслашып бара икән дигән сүзне Надыйм кире какмады. Татар теленә игътибар бирмиләр шул, диде ул. Татар теле дәресләре керә иде безгә, хәзер ансы да юк, әлбәттә, татар теле кирәк, ди Надыйм.

Элек-электән телне саклап килгән татар авылларына инде урыс теле ныклап кереп утырган. Нәрсә көтә татар телен, димәк, онытылып бара? Бу сорауга кичәгә 20 яшьләрдәге улы белән килгән урта яшьләрдәге бер әфәнде болай җавап бирде:

– Бүген онытылмый әле тел, озак вакытлар әле онытылмас, без тере бит әле.

– Ә сез балаларыгызга телне өйрәттегезме?

– Белсеннәр үз телләрен, минем улым татарча белә, өйрәттем.

Сез татарча беләсезме дигән сорауга әфәнденең улы шулай дип җавап бирде:

– Беләм, зур рәхмәт сезгә. Беренче тапкыр килдем, бик канәгатьмен, бик ошады миңа.

Ана теленә багышланган кичәнең мәдәни програмын исә тулысынча яшьләр әзерләгән иде. 16 яшьлек Хәнифә Хананова башкарган җыр барысының күңеленә хуш килде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG