Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев педофилия җәзасын катылатучы канун имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев педофилия өчен җәзаны катылату турында канун имзалады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте белдерә. Әлеге канунны 7 февральдә Дәүләт думасы кабул итте һәм 22 февральдә Федерация шурасы хуплаган иде.

Канун, аерым алганда, бу җинаятьне кылганнарны шартлы рәвештә вакытыннан элек иреккә чыгару һәм шартлы рәвештә җәзага тартуны бетерә. 12 яшьтән кечерәк булганнарга карата сексуаль җинаять кылынса, йә булмаса җинаять җәзасы бирелеп аны үтәү тәмамланмыйча тагын бу юлга басучыларга 15 елдан алып гомерлек төрмәгә ябу каралган.

Бу канунда педофилларга карата кулланылачак медицина чаралары да, шул исәптән, әгәр педофил үзе риза булса, химик юл белән кастрация дә каралган.
XS
SM
MD
LG