Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Сайлаучылар лигасы» президент сайлау турында хисап чыгара


«Сайлаучылар лигасы» Русия президент сайлавындагы күзәтүләр нәтиҗәсенә хисап бирәчәк.

Бу хисап лиганың “Яблоко” фиркасе һәм президентлыкка намзәтләр Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Михаил Прохоров сайлау идарәләре белән берлектә әзерләгән “Берләштерелгән протокол” проекты мәгълүматларына нигезләнә.

Күзәтүчеләр сайлауда күпсанлы канун бозулар күргән. Алар арасында күзәтүчеләргә бирелгән протокол күчермәләренең “Сайлау” исемле дәүләт автоматлаштырылган система мәгълүматларның чагышмавын да әйтә.

Кайбер сайлау бүлгеләрендә Владимир Путинга хәтта 800 тавыш өстәп язганнар. “Берләштерелгән протокол” мәгълүматларына караганда мондый канун бозулар бигрәк тә Петербурда күп булган.

Үзәк сайлау комиссиясе “Берләштерелгән проект”ны тәнкыйтьләп чыкты.
XS
SM
MD
LG