Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсендә ике полиция хезмәткәренә гаепләү белдерелде


Киров өлкәсендә бер кешене кыйнауда гаепләнүче ике полиция хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган.

Русия тикшерү комитеты белдерүенчә, узган ел ахырында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре ул кешене урлауда гаепләп полиция бүлегенә алып килгән һәм гаебен танытуга ирешү өчен кыйнаган.

Казанда Сергей Назаровның полиция азаплаулары нәтиҗәсендә үлеменнән соң купкан җәнҗал нәтиҗәсендә Русиянең башка төбәкләрендә дә полиция гамәлләренә игътибар арта бара.
XS
SM
MD
LG