Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеровога полициядәге үлемнәрне тикшерәчәк комиссия китте


Полиция тоткарлаган ике кешенең үлеме тикшерелүче Кемерово өлкәсенә Русия эчке эшләр министрлыгының махсус комиссиясе җибәрелде.

Узган елның сентябрендә Новобайдай полиция бүлегендә бер ирнең үлеменә бәйле булуда шикләнелеп дүрт полиция хезмәткәре тоткарланган.

Узган елның декабрендә бер кешене азаплап үтерүдә шикләнелгән тагын ике полиция хезмәткәре кулга алынган.

Тикшерү мәгълуматлары күрсәтүенчә, бу ике полиция хезмәткәре ул кешенең җинаятьләр кылу-кылмавын ачыклау өчен аны бер хосусый гаражга алып барып кыйнаган һәм азаплаган. Нәтиҗәдә ул кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG