Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

6 апрельдә Габдулла Тукай музеенда 2012 елгы Тукай бүләге намзәтләре белән очрашу үтте. Ул бик тыйнак узды, залда тамашачы аз булды. 13 намзәтнең бишесе генә катнашты, шуңа да һәркайсына иркенләп сөйләү мөмкинлеге туды.


Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт белдергәнчә, алар мондый кичәне ел саен үткәргән. Быел да Тукай бүләге алырга өметләнүчеләрне укучылары, тамашачылары белән очраштырырга уйлаганнар.

“Тукай бүләгенә 12 шәхес һәм бер төркем теркәлде. Бүген кайберләрен сезнең белән очрашуга чакырдык”, дип башлады кичәне Рәмис Әймәт.

Әлеге очрашуда шагыйрә Розалина Шаһиева, язучы Камил Кәримов, Кол Шәриф мәчете архитекторлары төркеме вәкиле Альбина Даишева, рәссам Софья Кузьминых, музыка белгече Фәридә Сәлитова катнашты. Тукай бүләгенә өметләнүче калган намзәтләр күренмәде.

Камил Кәримов: “Аллага шөкер, үзебезнең кешеләр икән”

Дәрәҗәле кунаклар булса да, залдагы халык бармак белән санарлык иде. Музейда кеше азмы, күпме, бу хәл Тукай бүләгенә өметләнүчеләрне игътибар итмәде кебек. Аларны башка уйлар борчый икән. Мәсәлән, прозаик, язучы Камил Кәримов, 13 намзәтнең барысы да булмауга игътибар биреп: “Аллага шөкер, үзебезнекеләр икән әле”, дип сүз башлады.

Язучы Камил Кәримов

Язучы Камил Кәримов

“12 кеше, 13нче төркем дә монда булырмы дип бик нык дулкынланып килдем. Әле Аллага шөкер, үзебезнең кешеләр генә икән, лаеклылар. Әйе, ул шул дүртәү җитә инде. Көрәшә-көрәшә өйрәнеп беттек Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар дип әйтергә. Батулланы да ул сүз сискәндергән. Дәгъвалаучы – ул сугышып йөрүчедер инде, без мондагы кешеләр белән бер дә сугыша торганга охшамаган. Гомер буе бергә иҗат итеп яшәдек. Көрәш дип атасак, бервакытта да хатын-кыз белән ир кешене көрәштермиләр. Хатын-кызлар өйгә кайткач көрәшә, ирләр мәйданда көрәшә. Тукай бүләгенә хыялланучылар дип әйтсәк дөресрәк булыр, бу вакытта без берләшәбез”, диде Камил Кәримов.

Үз чыгышында ул Тукай бүләгенә өченче тапкыр тәкъдим ителүен һәм бу аның әсәрләренең бәясен төшермәвен әйтте. Базар мөнәсәбәтләренең әдәбиятка керүенә борчылуын белдерде һәм сүзен югары нотада тәмамларга тырышты.

“Матур әдәбият дөньяны саклап калырга тиеш һәм мин матур әдәбиятның исән калуын телим. Үзем дә шуның бер вәкиле буласым килә”, диде Камил Кәримов.

Розалина Шаһиева: "Cәнгатьне базар кулына тапшырырбызмы?"

Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева сүзен читтән, шәрык илләреннән, Иранда алган хис-кичерешләреннән башлады. Шунда ук ул татар әдәбияты өчен борчылуын да әйтте.

Шагыйрә Розалина Шаһиева

Шагыйрә Розалина Шаһиева

“Иран бүгенге көндә үзенең потенциалына нигезләнеп борынгы мирасын барлый һәм Европада сусап, хәлсезләнеп беткән шигърият әһелләрен үзендә җыя. Аларга яңа импульс бирә. Минем фикеремчә, бүген Иран иң цивиль дәүләтләрнең берсе.

Без нишләрбез?! Шигъри сүзне, сәнгатьне ыржаеп торган базар кулына тапшырырбызмы?! Безнең алда хәзер шундый мәсьәлә тора”, ди Розалина Шаһиева. Ул да кыскача үз тормышын сөйләп үтте, шагыйрә булырга этәргән сәбәпләрне атады. Дәү әнисенең шигъри хатлар яздыртуын искә алды.

Софья Кузьминых : “Мин гел татар орнаментына мөрәҗәгать иттем”

Тукай истәлегенә багышлап традицион күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләре өчен премиягә тәкъдим ителгән Софья Кузьминых үз иҗатының чишмә башы хакында сөйләде. Аңа тегәргә, чигәргә әнисе өйрәткән, ул тегүче булып эшләгән. Инде биш яшендә энә тота белгән.

Софья Кузминых үзе эшләгән букчаны күрсәтә, анда Зилант төшерелгән икән

Софья Кузминых үзе эшләгән букчаны күрсәтә, анда Зилант төшерелгән икән

Ни генә эшләсә дә гел татар орнаментына мөрәҗәгать иткән.

“1964 елда Мәскәү институтының текстиль, келәм эшләү бүлеген бетердем. Анда да татар орнаментын кулландым, ни генә иҗат итсәм дә, нигезем шул булды”, ди Софья Кузьминых.

Рәссам Болгар дәүләтендәге күн эшкәртү тарихлары белән дә кызыксынган, шактый белем туплаган. Тукай музеендагы очрашуга да кызыклы иҗат җимешләрен алып килгән иде. Кузьминых русча озак итеп, тәмләп сөйләде. Һәрхәлдә татарча белүе дә сизелде, әйткән татар сүзләре чиста, аңлаешлы яңгырады.

Фәридә Сәлитова: “Татар музыкасы тарихын ныклап өйрәнүче аз”

Музыка белгече Фәридә Сәлитова, аңа сүз биргән Рәмис Әймәтнең фикерен дәвам итеп, татар музыка белгечләре аз дигән сүзне күтәреп алды.

Музыка белгече Фәридә Сәлитова

Музыка белгече Фәридә Сәлитова

“Дөрес әйтәсез, музыка белгечләре бик сирәк. Тукай бүләге лауреатлары арасында бер генә кеше бар, ул – Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов. Тел, әдәбият һәм тарих институтында укыганда минем фәнни җитәкчем булган иде. Үзем исә беренче белемне Казан консерваториясендә алдым, пианино бүлеген бетердем”, диде Сәлитова.

Үзенең биографиясен сөйләгәннән соң татар музыкасының тарихына мөрәҗәгать итте.

“Идел Болгары, Казан ханлыгы чорында ук татарларның профессиональ музыкасы булган, ул хакта бик аз язылган. Хәрби музыка, тынлы уен кораллары оркестры булуы мәгълүм, татар музыкасы бик бай өлкә ул”, ди Фәридә Сәлитова. Татар музыкасы, аерым алганда Салих Сәйдәш хакында кызыклы мәгълүматларны аның җыентыкларында укып була икән.

Альбина Даишева: “Кол Шәриф – кабатланмас архитектура үрнәге”

Архитектор Альбина Даишева

Архитектор Альбина Даишева

Кол Шәриф мәчете архитектура комплексын иҗат иткән төркем исеменнән Альбина Даишева сөйләде. Ул үз чыгышында Кол Шәрифнең Төркия мәчетләре үрнәгендә төзелмәвенә басым ясады. Матбугатта ул хакта язмалар булган.

“Аның Төркиягә бер катнашы да юк, Кол Шәриф – яңа, заманча архитектура үрнәге. Тамырлары Болгарга барып тоташа”, диде Даишева.

Рабит Батулла: “Бишесенә дә бирәбез!”

Барлык кандидат сөйләп бетергәннән соң, сүз Тукай бүләге лауреаты, язучы Рабит Батуллага бирелде. Ул да Камил Кәримов телгә алган дәгъвачылар сүзе белән килешмәвен әйтеп, үз тәкъдимен җиткерде.

Язучы Рабит Батулла

Язучы Рабит Батулла

“Арка тарафымда биш намзәт утыра, биш өметдар. Намзәт урынына татарча яңа сүз уйлап таптым – өметдар*. Дәгъвалап йөрү ризасызлык белән тарткалап йөрүне әйтә, төп мәгънәгә туры килми”, диде Батулла. Аның фикеренчә, әлеге очрашуга килүчеләрнең барысы да Тукай бүләгенә лаек.

“Бишесенә дә бирәбез Алла боерса!”, диде Батулла.

Тукай бүләгенә өметләнүчеләр һәм лаек булган шәхесләр белән очрашулар булачак әле, диде Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт. Аларында тыңлаучылар күбрәк булыр дип өметләник, чөнки килгән кунакларның халык алдында чыгыш ясарга сусаулары сизелде.


*Өметдар – өметләнүче, өметләнеп торучы. Кичә көндез өметдармын сиңа // Сак белән Соклар кебек зармын сиңа. Дәрдмәнд. – Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өченче том. 703нче бит. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1981

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG