Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә җир тетрәү: дулкын ташкыны куркынычы аз


Бүген Индонезия яр буенда булган көчле җир тетрәү Һинд океанында югары дулкын ташкыны тудырмас дип фаразлана.

Индонезия хакимияте башта дулкын ташкыны куркынычы янау турындагы кисәтүләрне кире какса да, икенче кат күзәтелгән көчле тетрәүдән соң кабат мондый куркыныч барлыгын әйтте.

Таиланд яр буендагы кешеләрне югарырак урыннарга күчергәннәр.

АКШ һәм Европа белгечләре 8,5 дәрәҗәдәге җир тетрәүнең “буйга” булуын, ягъни җир катламының аркылыга авышмавын әйтә. Ә дулкын ташкынын нәкъ шул тудыра.

Җир тетрәүнең үзәге Ачех вилаятендә диңгез төбендә 30 чакрым тирәнлектә булган. Корбаннар турында мәгълүматлар юк.
XS
SM
MD
LG