Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Медведевка «Бердәм Русия» фиркасен җитәкләргә тәкъдим итә


Владимир Путин 7 майда президент антын биргәч «Бердәм Русия» фиркасе рәисе вазифасыннан китәргә ниятли һәм бу урынга Дмитрий Медведевны тәкъдим итте.

Бүген партия җитәкчелеге белән очрашуда Путин Русия Дәүләт Думасына сайлауда Медведевның «Бердәм Русия» фиркасе исемлеген җитәкләвен искә төшерде. Моннан тыш ул Медведев намзәтен премьер-министр вазифасына тәкъдим итәргә җыенуын әйтте.

Путин «Бердәм Русия» чираттан тыш корылтаен майның икенче яртысында җыярга чакырды.
XS
SM
MD
LG