Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлавында Франсуа Олланд җиңә


Франсуа Олланд
Франсуа Олланд

Франциядәге президент сайлауның икенче турында Социалист фирка намзәте Франсуа Олланд җиңә.

Тавыш биреп чыгучылардан сораштыру нәтиҗәсендә әзерләнгән exit-poll күрсәтүенчә, Олланд 52 процент тавыш җыя.

Хакимияттәге президент Николя Саркози исә 48 процент тавыш җыя.

Сайлауның 22 апрельдә үткән беренче турында Олланд 28,6, Саркози 27,2 процент тавыш җыйган иде.

Сайлауның рәсми нәтиҗәләре игълан ителгәнчегә кадәр үк Олландның сайлау алды кампаниясенең сәяси шурасы киңәшмәсеннән чыкканда аның матбугат вәкиле Мануэль Вальс журналистлар алдында: "Тиздән Бастилиядә очрашканчыга кадәр", диде.

Саркози инде җиңелүен таныды һәм Олландка шылтыратып аны сайлауда җиңүе белән котлады, хакимияттә уңышлар теләде.

Николя Саркози үзенең җиңелүен ишеткәннән соң
Николя Саркози үзенең җиңелүен ишеткәннән соң
Франс Пресс агентлыгы белдерүенчә, хакимияттәге "Халык хәрәкәте өчен берлек" фиркасе җитәкчелеге белән очрашуда Саркози үзенең җиңелүе турында хәбәрне ишеткәч уң көчләрне июнь аенда үтәчәк парламент сайлавына кадәр бердәм калырга чакырган. Шул ук вакытта Саркози парламент сайлавы алдыннан уң көчләрнең сайлау алды кампаниясен җитәкләмәячәген белдергән.

Эшсезлек соңгы 12 елдагы иң югары дәрәҗәсенә, 10 процентка җиткәндә бу сайлауда игътибар үзәгендә эшсезлек, мөһаҗирлек һәм Франциянең икътисади киләчәге булды.

Сайлау алдыннан Олланд март аенда Европа берлеге җитәкчеләре имзалаган бюджет дисциплинасы килешүен яңадан күздән кичерергә теләвен белдергән иде. Бу килешү еврозонаның киләчәге өчен бик мөһим килешүләрнең берсе. Франция Европа берлегендәге икенче иң зур икътисадка ия.

Олланд шулай ук сайланганнан соң берничә көн эчендә күрше Германиягә барып үзенең алдагы планнары турында Германиянең урта уң җитәкчесе, канцлер Ангела Меркель белән сөйләшәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG