Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:21

Татарстан һәм Русиянең журналистлар берлеге әгъзасы, бик күп хәрби язмаларны китап итеп чыгарган Рафис Мөгыйновның иҗат кичәсе узды. Чаллы язучылары, сәнгаткәрләре аның башкарган эшенә югары бәя бирде. Аны Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов кебек әдипләрнең дәвамчысы дип атадылар.


Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган бу кичә Рафис Мөгыйновның туган көне белән дә, соңгы вакытта гына чыккан китабы белән дә бәйле түгел иде. Рафис әфәнденең иҗаты хәрби тормыш, сугыш чорлары белән бәйле. Шунлыктан әлеге чара сугыш беткән көннәр тирәсенә туры китереп, 10 майда узды.

Рубис Зарипов

Рубис Зарипов

“Рафис Сарман якларында туып үскән. Совет заманында ук хәрби хезмәттә кулына каләм алып, күп язмалар әзерләп, отставкага чыгып туган якларына кайта. Бу кичә бик урынлы, бик вакытлы. Аның китаплары Чаллы татарлары өчен генә түгел, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә бик мөһим. Ул шушы юнәлештә эшләүче бердәнбер язучы дисәм, ялгыш булмас. Аның хәрби темада актарынуы, казынуы бик үзенчәлекле. Ул сугышта булган татарларның хатларын җыйнап, шуларны халыкка җиткерә. Бу – бик кыйммәтле әйбер. Башкалар моңа игътибар бирми.

Яшьләр дә аның язмаларына битараф түгел. Китапларында бәян иткән сугыш хатларыннан әле дә дары исе килеп торган сыман, сугыш хатларында һәрчак дары исе булачак”, дип бәяли Рафис Мөгыйнов иҗатын композитор, күп кенә китаплар авторы Рубис Зарипов.

“Рафис әфәнде татар сугышчылары хатларын эзләп,табып, аны җәмәгатьчелеккә җиткерүдә бик зур эш башкара. Шул хатлар белән китап чыкканнан соң, безнең китапханәгә килеп, менә бездә дә сугыш чоры хатлары саклана, киләчәктә аларны да яктыртып булмасмы дип мөрәҗәгать итүчеләр булды. Фронт хатлары шул чорның дәлилләре бит. Бу китаплар укучыларда зур кызыксыну уятты һәм инде аның дәвамнарын да көтеп калабыз”, дигән ышанычын җиткерде өлкән китапханәче Исламия Дилмөхәммәтова.

Рәшит Бәшәр

Рәшит Бәшәр

“Сугыш чоры хатлары Сарман яклары белән генә бәйле түгел. Биредә Татарстан төбәкләреннән тыш, Оренбур татарлары хатлары да урын алган.Шагыйрь Фатих Кәрим хатлары да гыйбрәтле. Соңгы вакытта татар тарихы аеруча бозылып бирелә һәм күрсәтелә. Шушы вазгыятьтә балаларны, киләчәк буынны тәрбияләүдә менә мондый язмаларның әһәмияте гаять зур”, дип саный балалар язучысы Рәшит Бәшәр.

Рафис Мөгыйнов сәхнәдән үзенең тормыш юлы, хәрби документлар, сугыш чоры хатлары белән эшли башлаган вакытларны искә алды. Аның әйтүенчә, ул алга таба да сугыш заманы хатларына игътибар бирәчәк. “Берничә җөмләле генә хат булса да, аларның мәгънәсе тирән, ул хатларда халкыбыз язмышы чагыла”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG