Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы митинглардагы хокук бозулар турындагы канун өлгесен карауны кичектерде


Бүген Русия Дәүләт Думасы митинглар һәм башка халык күп җыела торган чаралар уздырганда тәртип бозулар өчен җаваплылыкны кырыслату турындагы канун өлгесен беренче укылышта карауны сишәмбегә күчерде.

Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге карар документның мөһимлеге белән бәйле һәм депутатларның аның нигезендә фикер алышу өчен күбрәк вакыты булырга тиеш.

Канун өлгесе Дәүләт Думасына “Бердәм Русия” депутатлары тарафыннан кертелде. Документ нигездә штрафны ике меңнән ярты миллионга кадәр күтәрүне истә тота. Коммунистлар партиясе, ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркасе моңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG