Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Европадагы финанс кризисның Русиягә йогынты ясавына борчыла


Петербур янында ачылган Русия-Европа Берлеге саммитында чыгыш ясап, Русия президенты Владимир Путин Европадагы кризисның Русия икътисадына зыян сала алуына борчылу белдерде.

Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу Путинның бу сүзләрен кире кагып, “зыян” дигән сүз “артыгы белән күпертелгән”, диде. Европа Шурасы президенты Һерман Ван Ромпей Европа Берлеге кризисны чишәчәк, евро акчасын кулланган илләр берлекнең киләчәге тотрыклы булсын өчен чаралар күрәчәк, диде.

Нефть бәяләренең төшүе һәм евроның долларга карата бәясен югалтуы сәбәпле саммит барган көннәрдә рубльнең хакы соңгы өч елдагы иң түбән бәягә төште.

Путин үз чыгышында шулай ук Русия белән Европа илләре арасында визалар булганда тулы мәгънәдә икътисади хезмәттәшлек була алмый, диде.

Саммитта шулай ук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында сүз булыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG