Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран БМО чикләүләре алынмыйча Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керә алмый


Шанхай хезмәттәшлек оешмасы утырышларында күзәтүче дәрәҗәсендә генә катнашкан Иран оешманың тулы вәкәләтле әгъзасы була алмый.

“Оешманың низамнамәсенә караганда, моның өчен Ираннан барлык халыкара чикләүләрнең алынуы кирәк”, диде Русия президентының оешмадагы вәкиле Кирилл Барский.

Иранга атом программасы өчен БМО Иминлек Шурасы дүрт төрле чикләүләр билгеләде.

Бүген Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Пекинда ачылган утырышына Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат та килде.

Шулай ук Монголия, Пакстан һәм Һиндстан да оешманың әгъзалары булырга теләк белдерде.

2001 елда нигез салынган бу оешмага Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә.
XS
SM
MD
LG