Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә су басуда һәлак булучылар саны 99га җитте


Һәлак булучыларның күпчелеге Кырым районы кешеләре. Әлегеләр хакында төбәкнең эчке эшләр идарәсе хәбәр итә.

13 меңләп йортны су баскан. Юлларны су агызган, элемтә өзелгән. Кайбер авылларда җирле хакимият иминлек өчен ут бирүне туктаткан. Каза китергән зыян миллиард сумнан да күбрәк булырга мөмкин дип белдерелә.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы табигать казасы булган урынга коткаручылар җибәрде һәм кирәк була калганда җәйләүләрдәге балаларны да башка урынга күчерәчәкләрен белдерде. Су басуда килгән казаны бетерүгә хәрбиләр дә җәлеп ителгән.

Тикшерү комитеты һәлак булучылар күп булганга беренчел тикшерү үткәрә.
XS
SM
MD
LG