Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО күзәтүчеләре Сүриядә 200ләп кеше һәлак булган Трәмсә авылын барып карады


БМО матбугат вәкиле, халыкара күзәтүчеләр шимбә көнне Сүриянең Трәмсә авылында булып кайтты, дип белдерде. 12 июльдә бу авылда хөкүмәт көчләре һөҗүмендә 200ләп кеше һәлак булды.

БМО күзәтүчеләре җирле халык белән очрашты, һөҗүм урыннарын карады.

Каһирәгә килгән АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Сүрия режимының “максатчан рәвештә үз халкын юк итүенә кире кагылгысыз дәлилләр бар”, дип белдерде.

Көнбатыш илләре Әсад режимына каршы кырыс чикләүләр кертүне алга сөрә, Русия моңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG