Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре оештырыла


Уфадагы “Ихлас” мәчете
Уфадагы “Ихлас” мәчете

Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә изге Рамазан ае чаралары дәвам итә. Уфадагы Ходай йортларында ифтар мәҗлесләре оештырыла башлады.


Башкаланың Лалә-Тюльпан мәчетендә, борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ихлас” мәчетендә, шулай ук Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә беренче ифтар ашлары уза да башлады инде.

“Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, әлеге Аллаһ йортында Рамазан аена һәр елдагыча, быел да ныклы әзерлек белән килгәннәр. “Алдан ук теге яки бу чараларны оештыру өчен җаваплы муллалар, имамнар тәгаенләнде”, ди Мөхәммәт хәзрәт.

Рамазан аенда Уфадагы мәчетләрдә, шул исәптән, “Ихлас”та да ифтар мәҗлесләреннән тыш, төрле мәдәни-дини чаралар оештырылачак. Хәләл ризыклардан, милли аш-сулардан бәйге-күргәзмәләр үткәрү дә каралган. Республиканың төрле районнарында ачылачак мәчетләр тантаналарына да чакырулы Уфа имамнары.

Соңгы елларда ислам диненә тартылучылар, шәригать кушканча яшәүчеләр саны арта бара. Милләтнең күренекле шәхесләре дә, башкаларга үрнәк күрсәтеп, ислам диненә килә. Ураза тотучылар сафы да арта. Моңа кадәр дини хәяттан читтәрәк торучылар да хәзер уразаны рухи сафлану өчен дә, тән сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң яхшы мөмкинлек дип исәпли.
XS
SM
MD
LG