Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин"да мөселманнар арта, татарлар күренми


“Рубин” президенты Валерий Сорокин Гөкхан Төрәгә 55 санлы футболка тапшыра.
“Рубин” президенты Валерий Сорокин Гөкхан Төрәгә 55 санлы футболка тапшыра.

Якшәмбе көнне “Рубин” футбол такымы Казанда беренче уенын үткәрә. Ә җомга көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә җанатарлар белән очрашу булды. Очрашу барышында яңа уенчыларны тәкъдим итү, ирекле аралашу каралган иде.


Трансферлар вакыты әле тәмамланмады, ул сентябрьгә кадәр барачак, ләкин казаннарны хәзер үк котларга була, чөнки үзләренә саллы гына уенчыларны чакыра алдылар. Җанатарларга бик үк таныш булмаган Иван Темников һәм Михаил Платикадан тыш, такымга шактый билгеле уенчылар килде.

Сесар Наваска өстәп Казанга тагын ике испан килде: берсе сакчы Иван Маркано, икенчесе олы яшьтәге Пабло Орбаис. Ләкин Орбаисны испан дип атап булмас, чөнки ул милли үзенчәлеге булган “Атлетико Бильбао” такымында уйнаган. Бу такымда баск милләтеннән булган уенчылар гына уйный. 33 яшьлек Пабло Орбаисның тәҗрибәсе “Рубинга” файдага була ала. Бердыев аны шул ният белән алгандыр, күрәсең. Кырда урта зонаны тотучы Бибрас Натхо да, бертуган Еременколар да тимердән ясалмаган.

Соңгы яңа уенчының исеме – Гөкхан Төрә. Аңа нибары 20 генә яшь булса да, дөньяда билгеле такымнарда уйнарга өлгергән. Шулар арасында Англияның “Челси” клубы да бар. Төрә үзе Германиядә туган төрек егете. “Рубинда” моңарчы ике төрек уенчысы гына булган иде. Хәсән Кабзе инде күптән китте, ә Гөкдениз Карадениз такымның әйдап баручыларның берсе. Гөкхан футболда беренче адымнарын Кельн шәһәрендә ясаган. Ләкин футболчы Германиядә тәрбияләнгән булса да, Мәсүт Өзилдән аермалы буларак, Төркия җыелма такымы өчен чыгыш ясый. Аны анда беренче тапкыр Гус Хиддинк чакырган. Төрә соңгы сезонны Германиянең “Һамбург” такымында үткәргән. Белгечләр Төрәнең тизлеген, яшь булуын һәм тупны оста куллануын билгеләп үтә. Бу җитез ярымсакчы белән Карадениздан торган төрек дуэты көндәшләрне шактый биетер ахры.

Бердыев сүзләренчә, Төрә – күпкырлы футболчы. Ул сул якта да, уң якта да уйный ала, ә кирәк булса, кырның уртасын да үз өстенә алырга мөмкин. “”Рубин” киләчәге нәкъ шундый уенчыларга бәйле”, дип әйтте Корбан Бәки улы җанатарлар белән очрашуда.

“Рубин"га Төрә килеп кушылгач, такымда мөселманнар саны артты. Хәзер алар бишәү: төрекләр Гөкдениз Карадениз һәм Гөкхан Төрә, чиркәс Бибрас Натхо, иранлы Алириза Хагиги һәм Корбан Бердыев үзе.

Ләкин такымда мөселманнар артса да, татарлар әлегә көтәсе юк. “Рубин” үз футбол мәктәбе өчен күп чыгымнар тота, әмма әле бер генә шәкертнең дә төп такымга эләккәне юк. Бердыев моны табигый хәл дип саный. Кем көчлерәк – шул уйный. Мәсәлән, “Рубин-2” уенына күз салсак, анда да татар уенчылары сирәк күренә. Күбрәк төрекмән, грузин, үзбәк, молдован уенчылары. “Яшь уенчыларны тикшерер өчен Түбән Каманың “Нефтехимик” такымы “Рубин” системына керде, - ди Бердыев, - әгәр уенчыга практика кирәк икән, аны Түбән Камада сынап карыйбыз. Анда үзенне күрсәтү өчен яхшы инфрастуктура һәм мөмкинлекләр бар”.
XS
SM
MD
LG