Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Төркия Сүриядә очышлар тыелган зоналар булдырмакчы


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон (с) һәм Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу (у)
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон (с) һәм Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу (у)

Һиллари Клинтон Кушма Штатлар белән Төркиянең Сүриядә очышлар тыелган зоналар булдырырга җыенуын белдерде.

Кушма Штатлар белән Төркия Сүриядәге гыйсъянчыларга ярдәм итү өчен анда очышлар тыелган зоналар булдырырга һәм башка чаралар күрергә җыена.

Бүген Истанбулда Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу белән очрашудан соң хәбәрчеләр алдында чыгыш ясап АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Анкара белән Вашингтон Сүрия президенты Бәшәр Әссадка каршы көрәшүче гыйсъянчыларга ярдәм итү чараларын киңәйтергә тели диде.

“Министр белән мин бик интенсив операцион планлаштыру турында килештек. Бу низагъ барышында без бик якыннан координацияләү эшләре алып бардык, әмма хәзер безгә мондый чараларны планлаштыруның чын детальләренә күчәргә кирәк һәм бу безнең ике дәүләт арасында булырга тиеш. Әлбәттә, ике илнең дә министрлары аның зур өлешен координацияли, әмма безнең күзләү хезмәтләренең һәм хәрбиләрнең дә җаваплылыгы һәм роле бик зур. Һәм без моны башкару өчен эшче төркем булдырырга җыенабыз”, диде Клинтон.

Клинтон әйтүенчә, АКШ белән Төркия Сүриянең гыйсъянчылар карамагындагы өлешләре өстендә очышлар тыелган зоналар булдыру мәсьәләсен ныклабрак тикшерергә җыена.

Былтыр Либиядә чит ил көчләренең очышлар тыелган зоналар булдыруы гыйсъянчыларга Мөәммәр Каддафи хакимиятен бәреп төшерергә нык ярдәм иткән иде.

Клинтон Анкара белән Вашингтон бер ук стратегик максат – “көч куллануның ахырын тизләтү” һәм Әссад хакимиятен бетерү өчен тырыша, диде.

Сүриягә күрше Төркия анда 17 ай элек башланган күтәрелеш чорында Әссад хакимиятен иң каты тәнкыйтьләүчеләрнең берсе булып килә.

Шимбә көнне Давутоглу халыкара җәмәгатьчелекне Сүрия хөкүмәт көчләре тарафыннан бомбаланучы Алеппо кебек шәһәрләрдә һуманитар кризисларны туктату өчен тәвәккәлрәк адымнар ясарга чакырды.

Төркиягә дистәләрчә мең Сүрия качагы сыенуы хәбәр ителә.

Британиядәге оппозицион Сүрия кеше хокукларын күзәтү төркеме исәпләвенчә, Әссад хакимиятенә каршы 2011 елның мартында башланган күтәрелештә көч кулланулар нәтиҗәсендә 20 меңләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG