Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстанда эшкуарлар фиркасе төзелде


Төрекмәнстанда сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар партиясе төзелде. Урта һәм кече кәсеп вәкилләре кергән бу фиркане төзү корылтае сишәмбе көнне Ашгабадта узды. Фирканең низамнәмәсе билгеләнде, үзәк шура һәм рәисе сайланды.

Быел Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов илдә бер фиркалек системны "бетерергә" чакырып яңа партияләр төзергә чакырган иде. Март аенда аграр һәм эшкуарлар партияләр төзеләчәге хәбәр ителде.

1991 елда Советлар Берлегеннән чыкканнан бирле Төрекмәнстанда каты кул сәясәте алып барыла. "Гомерлек президент" итеп билгеләнгән Сапарморат Ниязов 2006 елда вафат булды. Аннан соң килгән Бирдемөхәммәдов та шул ук сәясәтне дәвам итә.

Киләсе президент сайлавы 2013 елга билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG