Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: Татарстанга мөселманнар ихтыяҗын кайгыртучы мөфти кирәк


Равил хәзрәт Гайнетдин
Равил хәзрәт Гайнетдин
Мәскәүдә шушы көннәрдә Русия мөфтиләр шурасының хисап-сайлау җыелышы узды. Анда Равил хәзрәт Гайнетдин киләсе биш елга янә шура рәисе итеп сайланды. Шулай ук Равил хәзрәтнең исламга хезмәт итүенә 25 еллыгын билгеләгән тантана узды. Татарстан хөкүмәте исеменнән аңа “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” дигән югары бүләк тапшырылды.

Шушы соңгы вакыйгалар уңаеннан Равил хәзрәт Гайнетдин белән әңгәмә кордык. Ләкин әңгәмәбез бу көннәрдә Дагыстанда булган хәлләрдән, андагы мөфтинең үтерелүе вакыйгасыннан башланып китте.

– Кызганычка каршы, дин әһелләренә, ислам дине галимнәренә кул күтәрү, аларны үтерү гадәти хәлгә әйләнеп бара. Кавказда дистәләрчә имамны үтерделәр, ничә мөфтине аттылар, шартлаттылар. Татарстанда Вәлиулла хәзрәтне үтерделәр. Диния назәрәте рәисенә һөҗүм ясалды. Кичә генә Дагыстаннан кайгылы хәбәр килде. Дагыстанда күпме кеше үзен шәех мөфти Сәет әфәнденең мөрите, укучысы итеп саный. Хәтта хөкүмәт җитәкчеләре дә. Менә шундый – дин оешмасында нинди дә булса мәзһәбне алмаган, хезмәттә тормаган, рухи яктан дини укытучы булган кешене өенә кереп, хатын-кыз (!) шартлата, ярдәмчеләрен үтерә. Бу нәрсә дигән эш бу? Димәк, безнең җәмгыятьтә үзен мөселман дип санаган, Аллаһтан куркуны белгән кешеләр дә дин әһелләрен үтерүгә бара. Бу инде динлелек бары тик телдә генә, ә менә йөрәктә иман зәгыйфьлеген күрсәткән мисал. Дин әһеленә карата нинди генә нәфрәт булмасын – син белергә тиешле, гомерне безгә бары тик Аллаһы тәгалә генә бирә, бары тик ул гына тартып ала ала. Аллаһы тәгалә кеше гомерен кисмә, канын койма ди.

Без үзебезнең хәлне үзебез үзгәртергә тиеш. Хәрәкәт итәргә кирәк, тик мондый юл белән түгел. Ошамаса, башканы сайлап куй, лаеклысын сайла. Ләкин бу эшләнми. Коточкыч! Бүгенге көндә кан коела. Имамнар каны коела торган Кавказ мәркәзебезгә якынлаша. Татарстанга якынлаша. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда диния назәрәте алып барган сәясәт белән мөселманнарның яртысы риза түгел. Чөнки ул сәясәт хаталар белән алып барыла. Мөселманнар мөфтидән канәгать түгел. Менә шуннан китте гауга, тавыш. Мөселманнарны бүлү башланды, дошманлык килеп чыкты.

– Хәзрәт, ә менә Татарстандагы үтерешләр, һөҗүмнәр артында кемнәр тора? Сез ничек уйлыйсыз?

– Мин моны аерым сәяси, кара көчләр эшләгән дип уйлыйм. Күпмилләтле, күпләргә үрнәк булырлык Татарстанның тарихи, сәяси яктан үзенең тоткан урыны бар. Ә инде бу көчләр Татарстанда тотрыксызлык, тәртипсезлек ясарга теләге булган көчләр, дип саныйм. Татарстан җитәкчелегенең сәясәтенә, дини үсешкә каршылык алып барган Рәис Сөләймановка вазгыятьне үзенчә анализлап Русия сәясәтчеләренә җиткереп торырга куелган. Алар Мәскәүдән финанслана. Анда дин дошманы булган Силантьев шикелле динебезне мыскыл итеп, түбәнсетеп, мөселманнарны иң начар күзлектән күрсәтергә тырышкан Яна Амелина, Галина Хизриева шикелле кешеләр – болар бөтенесе дә татар халкын татар милләтен кимсетүгә эшләүчеләр. Татар мөселманнары радикальләшә, бер-берсен үтерә башлады диеп, Русия масштабында татар халкын хур итәргә алынучылар. Татарстанда тынычсызлык булдыру кирәктер бәлки бу көчләргә? Башкалар читтән карасын да, килергә куркып торсыннар дип фикер йөртә торгандыр алар. Алда Универсиада тора, дөнья чемпионаты. Шуңа күрә бу хәлләрне хөкүмәт, тәртип саклау оешмалары тикшерергә тиеш.

Равил хәзрәткә “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” бүләк тапшырылды
Равил хәзрәткә “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” бүләк тапшырылды
Ни өчен бу хәлләр Татарстанда барлыкка килде? Ни өчен үтерделәр Вәлиулла хәзрәтне? Ул бит ислам дөньясында зур кеше түгел иде. Аның таланты бар иде. Ләкин ул көчле сәясәт ясый торган шәхес түгел иде. Оешмалар гына карар кабул итеп үз сәясәтен тормышка ашыра ала. Ниндидер бер имамның үз фикере ул бернинди сәясәткә дә йогынты ясый алмый бит. Ул укыту эшләре белән генә шөгыльләнә иде. Башка эшләр алып барырлык булса да, аны хәзерге мөфти шул эштә генә калдырды. Акылыма сыймый, ни өчен, ни сәбәпле аны юк иттеләр?

Ә инде мөфти Илдус Фәизгә килсәк, дөрестән дә Татарстан имамнарының яртысы аны кабул итми. Имамнар аның сәясәтенә каршы. Аның сәясәтенә нәфрәт белән караучы гади мөселманнар да бар. Шуңа күрә, сәясәтне халыкның ризалыгын алырдай итеп алып барырга кирәк. Халык синнән риза булса, Аллаһ та синнән риза булыр дип эш итәргә тиешсең. Өстеңә шундый йөкне алгансың икән, син бит мөселманнар алдында да, Аллаһ каршында да, дәүләт каршында да җаваплы. Татарстанда мөселманнарның ихтыяҗын кайгырткан, бөтен мөселманнарны да тигез күргән, гадел кешене мөфти итеп сайласыннар иде дигән догада торам.

– Равил хәзрәт, күптән түгел Русия президенты Путин Татарстанда булып китте. Мөфти Фәизгә һәм Вәлиулла хәзрәтнең гаиләсенә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Үзенең чыгышында ул “без диннәр каршында бурычлы” дигән сүзләрне әйтте. Сез моны ничек бәялисез?

– Әйе. Аның тарафыннан ул сүзләр әйтелде. Без мөселманнар 70 ел буе басым астында яшәгән. Без мәчетләребезне, 30 меңнән артык дин галимнәребезне, имамнарыбызны югалткан халык. Инде дин иреге бирелгәч, без динебезне имамнарсыз, мәчетләрсез күтәрә башладык. Дәүләт безгә мәчетләр төзелешенә бернинди дә ярдәм күрсәтмәде, күрсәтми дә. Мәскәүдәге коткаручы Гайсә чиркәве төзелешенә мөселман эшкуарлары да, хөкүмәт тә миллионлаган акча бирде. Халык белән бергә төзелде. Хәзер инде Мәскәү хөкүмәте 2012 елда көндәлек чыгымнары өчен генә шул чиркәүгә 372 миллион сум акча биргән.

Без дә Мәскәүдә ничә ел инде иң олы, статуслы мәчетебезне төзибез. Безгә аның тиене дә тигәне юк. Без дә бит Русия халкы. Конституция нигезендә безнең диннәр тигез дип санала. Берсенә дә өстенлек бирелми диелә. Шуның өчен карашлар да тигез, гадел булырга тиеш. Ләкин Русия президентының Татарстанга килүе, Болгар җирләрен күреп, татарларның мең елдан артык ислам динендә үз җирендә яшәгән халык дип тану, безнең милләт өчен зур файда дип саныйм.

– Равил хәзрәт, Болгарда Ак мәчет ачылган тантанада ни өчен сез катнашмадыгыз? Бу турыда төрле фикер әйтүчеләр булды...

– Мин ул вакытта Бөтенрусия мөфтиләре исеменнән рәсми кунак булып Ингушетиянең бәйсезлегенә 20 ел билгеләнгән республика бәйрәмендә катнашырга тиеш идем. Анда мине Ингушетиянең президенты чакырган иде. Шул сәбәпле Болгарга бара алмадым. Ак мәчет ачылышына барлык урынбасарларымны, 400дән артык имамны юлладым.

– Равил хәзрәт, Мәскәүдә 25 ел буе исламга хезмәтегезне өчен сезне Татарстанның иң югары бүләге – “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” дигән орден белән бүләкләделәр. Көткән идегезме?

– Юк, бу минем өчен көтелмәгән сөенечле хәл булды. Минем өчен бу бик зур бүләк. Мин гомерем буе татар егете, татар имамы буларак Татарстанга ярдәм итәргә тырышам. Хөкүмәт тә моны онытмаган. Рәхмәт Татарстанга.

– Равил хәзрәт, Җәмигъ мәчете төзелеше күзгә күренеп күтәрелә, инде гөмбәзгә кадәр менгән. Бик тә зур мәчет булырга охшый. Тагын озакка барырмы икән?

Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше
Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелеше
– Саклап кала алмаган җимерелгән иске мәчет яңадан торгызылды, инде түбә астына кертелә башлады. Яңа мәчет белән иске мәчет бергә кушылды.Татар милләтебез бер бөтен булган кебек, иске мәчет белән яңасы бербөтенгә әверелде. Декабрьгә гөмбәзе ябылып бетәргә тиеш. Астагы 2 катта эшләр кыш көне дәвам итәчәк.

2013 елда мәчетне эчтән һәм тыштан бизәкләү эшләре башкарылачак. 974 квадрат метр урынына Җәмигъ мәчете 17 500 квадрат метр урын алып торачак. Ә инде мәчет төзелеп беткәч, алга таба төзелешнең икенче чираты сафка басачак. Анда Ислам университеты, кунакханә, мәдрәсә, Мөфтиләр шурасы бинасы һәм башкалар булачак. Проект өстендә эш башланды инде. Бу эшләр, бу төзелешләр Мәскәү уртасында мөселман җирләрен мәңгеләштерүгә бер сәбәп булачак, иншаллаһ!

– Равил хәзрәт, соңгы сорау: ни өчен татарлар мәчеткә йөрми?

– Татарлар хәзер Мәскәүдә фатирлы, дачалы, чит ил машиналарында йөриләр. Аларга гыйбадәт кылырга да уңайлы шартлар кирәк. Алар инде трамвай юлларына басып гәҗит кисәгенә баш төртеп намаз укырга теләмиләр. Аларга аяк киемнәрен куярга, туннарын эләргә урын юк иде иске мәчеттә. Менә хәзер без аларның барысын да эшлибез. Мәчеттә 9 лифт эшләячәк. Җылы киң тәһәрәт урыннары булдырылачак. Һавасы саф булачак. Безнең татар-башкортлар мәчет төзелеше тәмамланганнан соң тулып килер дип өметләнәбез.

Без бүген бар, иртәгә юк. Ә безнең мәчет гасырлар буена милләтебезгә хезмәт итәчәк мәчет булачак. Шул вакытта халык бу мәчетне төзүчеләргә үзләренең рәхмәт догаларын кылырлар, горурланырлар дип өметләнәм.
XS
SM
MD
LG