Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан исламга каршы фильмга җавап итеп Әфганстанда хәрби базага һөҗүм итте


Талибан Әфганстанда Camp Bastion хәрби базасына булган һөҗүмне АКШта ясалган "Гаепсез мөселманнар" дип аталган исламны мәсхәрәләүче һәвәскәр фильм чыгуына җавап, дип атады.

Шимбәгә каршы төндә Әфганстанның көньягындагы Һелманд вилаятенә базага булган һөҗүмдә ике АКШ хәрбие һәлак булды, берничәсе яраланды. Каршы һөҗүмдә 16 сугышчы үтерелгән. Хәзерге вакытта әлеге базада хезмәт иткән Британия шаһзадәсе Һаррига атышлар вакытында зыян килмәгән, дип хәбәр ителә.

Дөнья буйлап фильмга каршылык арта. Бүген Австралиянең Сидней шәһәрендә мөселманнарны мәсхәрәләүгә протест белдерүчеләр АКШ илчелеге янына җыелып бинага шешәләр һәм аяк киемнәрен атты. Мисыр, Йәмән, Тунис һәм Судандагы АКШ илчелекләренә һөҗүмнәр булды. Суданда шулай ук Германия һәм Британия илчелекләренә һөҗүм ителде. Бу атнада Либиянең Бенгази шәһәрендә АКШ консуллыгына һөҗүм нәтиҗәсендә илче Кристофер Стивенс үтерелде. Һөҗүмдә шулай ук консуллыкның өч хезмәткәре һәлак булды.

БМО бу һөҗүмнәрне хөкем итте.
XS
SM
MD
LG