Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Универсиадада татар милләте танытылырга тиеш"


"Универсиадада татар милләтен танытырга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:21 0:00

"Универсиадада татар милләтен танытырга кирәк"

12 октябрьдә Казанда ”Татар дөньясы” дип аталган чираттагы түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Бу юлы ул 2013 елда Татарстан башкаласында узачак Универсиада һәм анда татар милләтен һәм аның гореф-гадәтләрен танытуга багышланды.

Татарстан “Халыклар дуслыгы” йортында узган чарада галимнәр, Универсиаданы оештыручылар, язучылар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Чыгыш ясаучылар Универсиаданы оештыруда гына түгел аны уздыру барышында да Татарстанны, татар халкын бар яктан бөтен дөньяга таныту кирәклегенә басым ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов җитәкчелегендә оештырылган җыелышта башкарыласы эшләргә кагылышлы резолюция кабул ителде.

Хөрмәтле укучылар, сезнеңчә, Казанда Универсиада вакытында татар милләтен һәм аның гореф-гадәтләрен таныту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG