Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшинне парламентта тәкъдим ителмәгән партияләрнең чыгыш ясамавы борчый


Татарстан дәүләт шурасы Фәрит Мөхәммәтшинне парламентта тәкъдим ителмәгән партияләрнең чыгыш ясамавы борчый.

Шура президиумы утырышында Мөхәммәтшин парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр белән хезмәттәшлектән канәгать булмавын белдерде.

«Депутат корпусы тарихында икенче тапкыр утырышка парламентта тәкъдим ителмәгән партия вәкилләрен чакырдык. Бераз күңелебез төште. Татарстанда теркәлгән 30 партиянең икесе Дәүләт шурасында тәкъдим ителгән. Ә калган 28енең дүртесе генә паралмент утырышында теләк белдерде. Алар – Гаделлек өчен Русия пенсионерлары партиясе һәм “Яблоко”. Калганнары кире какты”, - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Утырышта шулай ук тагын ике партия – Русия пенсионерлары һәм Русия аграр партиясе катнашкан, ләкин чыгыш ясамаган.

Парламент башлыгы сүзләренчә, сәяси партияләр үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерер өчен «Дәүләт шурасы микрофонын тагын да активрак рәвештә куллана алыр иде». Мөхәммәтшин фикеренчә, кайбер партияләр әлегә парламентта бәхәсләр алып барырлык дәрәҗәгә «үсеп җитмәгән».
XS
SM
MD
LG