Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быков: Татарстан - Русия эчендәге татар-мөселман анклавы


Казанда Василий Аксенов музеенда узган "20 елдан соң Советлар Берлеге: киләчәк" исемле очрашу вакытында Мәскәүдән килгән язучы Дмитрий Быков ирекле Русиянең киләчәге турында үз фикерләрен әйтеп, илнең хәзерге АКШ төзелешен алуы кулай булачак, диде. Русиягә Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Татарстан кебек бәйсез штатлар керәчәк, диде язучы.

Быков сүзләренә караганда, Русиянең бер дәүләт булып яшәү мөмкинлеге булган вакытлар инде узган.

"Татарстан төрле мәгънәдә чит-ят җир. Бу илне таркатуга китерәчәк дип санамыйм. АКШ, мисал өчен, бердәм ил, әмма анда үз кануннары һәм үз хокуклары булган штатлар бар. Без дә шуңа таба барабыз. Татарстан - Русия эчендәге анклав. Татар, ислам анклавы. Аннан 100% рус төбәге ясап булмаячак, кирәге дә юк", дип белдерде язучы.

Моның белән килешергә, бәйсез Кавказ, бәйсез Себер, бәйсез Ерак Көнчыгыш була алу идеясы белән яшәргә кирәк, дип өстәде Быков Казанда ясаган чыгышында.
XS
SM
MD
LG