Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сәламәтлек саклау республика шурасы үтте


Саулык саклау республика җыены элекке елларда гадәттә республиканың өч районында оештырыла иде. Һәм ул күчмә утырыш дип атала иде. Җыен кысаларында өч районда яңа дәваханәләр ачылу гадәткә керде. Әмма быел президент Рөстәм Хәмитов тәкъдиме белән утырыш Уфада үтте.

Сигезенче ел рәттән оештырылучы бу чара быел башкаланың Конгресс-холл бинасында үтте. Киңәшмәдә республиканың югары җитәкчеләре дә катнашты. Республиканың барлык районнары хакимиятләре башлыклары, аларның дәваханәләре баш табиблары, республика Саулык саклау министрлыгы җаваплы җитәкчеләре дә бу утырышта үзәк урында. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, башкаларның алдынгы эш ысулларын өйрәнә.

Киңәшмә быел демография мәсьәләләренә багышланды. Шуңа бәйле башка көнүзәк проблемнар да күтәрелә. Республика президенты Рөстәм Хәмитов үз чыгышында Башкортстанда туымны арттыруга, балалар үлемен киметүгә зур игътибар бирелүе хакында сөйли. Әмма республика казнасыннан бу тәңгәлдә өстәмә ярдәм күрсәтелү дәвам итсә дә, демографик хәл кискен генә уңайга үзгәрми, ди президент.

Моңа кадәр саулык саклау мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәләре күпчелектә көньяк районнарда гына үткәрелә иде. Аларда яңа дәваханәләр төзелде, заманча корылмалар тапшырылды. Әмма эш яңа биналар төзү белән генә алга китми, яңа технологияләрне куллануны киңәйтергә кирәк. Шушы фикерне Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Лилия Гомәрова да куәтли.
XS
SM
MD
LG