Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Халыкара толерантлык көненә багышланган милли яшьләр оешмаларының “ЭтноЛад” дип аталган регионара фестивале булып узды.

Фестивальгә Идел буе федераль бүлгесе республикаларыннан этно стильдә башкаручы төрле милли коллективлар килде. “Әлеге фестивальнең максаты – Идел буе федераль бүлгесендә гомер итүче халыкларның милли телләрдә иҗат итүче коллективларын берләштереп, аларга аралашу өчен мәйдан булдыру”, диде чараны ачу тантанасында республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин. Министр Башкортстан, Татарстан, Мари Иле, Пермь краеннан килгән яшьләргә Удмуртия турында мәгълүмат җиткерде, милли сәясәт министрлыгы эше белән таныштырды. Шулай ук әле берничә ел элек милли хәрәкәттә күбрәк өлкәннәр булуын билгеләп, хәзер яшьләр милли оешмаларга берләшүенә басым ясады. Дуслык йорты алып барган гамәлләр турында аның җитәкчесе Алексей Щуклин сөйләде.

Вероника Папаева

Вероника Папаева

Әлеге фестивальне булдыру өчен республиканың “Ужара” исемле мари яшьләре берлеге күп көч куйган. Аның рәисе Вероника Папаева сүзләренчә, милли яшьләр оешмаларын берләштерү максатыннан нинди дә булса проект төзергә тәкъдим булган. Мари яшьләре оешмасы “ЭтноЛад” дип аталган чараның проектын язган, ул Дуслык йорты методистлары тарафыннан да яклау тапкан.

14 ноябрьдә Удмуртия башкаласы Ижау каласы Идел буе федераль бүлгесе төбәкләреннән милли коллективларны кабул итте. “Без бер-беребезнең эше белән танышып, киләчәктә аралашу өчен мәйдан булдырырга ниятебез”, диде Вероника Папаева.

Камил Хәйретдинов

Камил Хәйретдинов

Әлеге фестивальдә иҗат коллективларының тамашаларыннан тыш остаханәләр дә эшләде. Мәсәлән, удмурт декоратив кулланма эшләренең остаханәләреннән белгечләр удмурт халкына хас булган әйберләр белән таныштырды. Ул гына да түгел, кунакларны ул әйберләрне ясарга да өйрәттеләр. Казаннан Камил Хәйретдинов удмуртларның билбау ясау ысуллары белән танышкан.

Удмурт курчаклары - "обереги"

Удмурт курчаклары - "обереги"

Тагын бер остаханәдә саламнан әйберләр ясау буенча түгәрәк җитәкчесе Нина Тарасова удмуртларның "обереги" - "саклаучы" курчаклары һәм бизәнү, башка кулланма әйберләре белән таныштырды. Саламнан ясаган курчакның өстәл өстендә биюен аеруча кызыксынып күзәтте кунаклар. Нина Тарасова яшьләргә курчакларны ясау ысулларын да күрсәтте.

Казаннан Гөлнара Хәйруллина да удмурт халкының борынгы шөгыле – саламнан биюче курчакны үзе дә ясарга өйрәнгән.

Алена Тимерханова һәм Александр Миңнеәхмәтов

Алена Тимерханова һәм Александр Миңнеәхмәтов

Тагын бер остаханә – анда йон кисәкләренән төрле картиналар, бизәнү әйберләрен дә үз куллары белән ясадылар кунаклар. Башкортстаннан Алена Тимерханова һәм Александр Миңнеәхмәтов Аленага сәхнәдә чыгыш ясау өчен алкалар ясадылар. Төрле төстәге йон кисәкләрен алар камыт энәсе белән бик озак теткәләп утырдылар. Гади генә гамәл. Тырыша торгач, йон киезләнеп, шар формасында матур гына алкалар килеп чыкты.

Алена белән Александр сүзләренчә, Кама аръягында гомер итүче удмуртлар төрле һөнәрләргә ия булган. Аларны бүген дә саклап калырга тырышалар. Алена әбисеннән чигәргә, тегәргә һәм бәйләргә өйрәнеп калган.

Саламнан ясалган курчак белән кызыксынучылар

Саламнан ясалган курчак белән кызыксынучылар

Башкортстанның Агыйдел шәһәреннән "Ноктюрн" вокал ансамбле сәхнәдән чыгыш ясарга әзерләнә. Унбиш кешедән торган коллектив башкорт, татар телләрендә җырлар башкара. Башка телләрдә дә җырлый. Удмурт җырларын репертуарларына алырга ниятләре.

15 ноябрьдә фестиваль кунаклары Удмуртиянең Грахово төбәгендә Убырлы карчык өендә булды, кич Кизнер авылы белән танышып, анда тамашачылар алдында чыгыш ясадылар.

Шулай итеп, “ЭтноЛад” фестиваленә җыелган 13 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр-кызлар танышып, киләчәктә аралашу өчен элемтәләр булдырды.
Салам курчаклар

Салам курчаклар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG