Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак татарлары хисап-сайлау җыены үткәрде


Марат Сәитов
Марат Сәитов

Башкортстан Татар конгрессының Стәрлетамак шәһәре бүлеге идарәсе вәкилләре чираттагы киңәйтелгән киңәшмәгә җыелды. Әлеге җыен хисап-сайлау конференциясе шәкелендә үтте. Сөйләшү үзәгендә мәгарифтә татар теле язмышы һәм алда торган башка бурычлар торды.

Башкортстан татар конгрессының Стәрлетамак филиалы рәисе, Башкортстан Татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Илшат Насипов үз чыгышында узган айларда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Шулай ук агымдагы эшләргә дә тукталды. Аның сүзләренчә, хәзер шәһәрдәге татар җәмәгатьчелек оешмаларының көнүзәк бурычларыннан берсе – мәктәпләрдә татар балаларына үз ана телләрендә белем алу мөмкинлеген арттыруга ярдәм итү.

Илшат Насипов үзе дә мөгаллим кеше. Стәрлетамак шәһәре педагогия академиясенең татар-чуаш кафедрасы мөдире ул. Мәгарифтәге хәлләрне, шул исәптән татар мәгарифе торышын яхшы белә. Шуңа да шәһәр шартларында татар балаларына үз ана телләрен өйрәтүне беренчел бурыч дип саный Илшат әфәнде.

Киңәшмәдә алдагы берничә айга эш планнары да тикшерелде. Татар җәмәгатьчелек әгъзалары бу тәңгәлдә үзләренең файдалы киңәшләрен һәм теләкләрен дә әйтә. Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаена бару мәсьәләләре дә тикшерелде утырышта. Стәрлетамактан анда өч кеше сайланды.

Татар конгрессы бүлеге идарәсе әгъзасы Марат Сәитов үз чыгышында оешма алдында торган беренче максатлар хакында сөйли. Татар мәгарифен яклау, милли зыялыларга ярдәм йөзеннән оештырылган чараларның әһәмияте хакында әйтә ул. Әле генә Стәрлетамакка Татарстанның Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль килгән. Шушы гастрольләрнең уңышлы үтүе өчен дә җаваплы булган Марат Сәитов. Конгресс идарәсе утырышыннан соң без Марат әфәнде белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

Кайбер төбәкләр вәкилләре соңгы араларда милли республикалар хокукларын кысу өчен төрле тәкъдимнәр әйтә. Хәзер республикалар исемнәрен этник нигездә түгел, ә географик атамага бәйләп үзгәртергә дигән тәкъдимнәр дә яңгырый башлады. Моңа карашын белдереп, Марат Сәитов Татарстан белән Башкортстан үз исемнәрендә калырга тиеш дип санавын әйтә. Ә башка республикалар үзләре ничек тели, шулай атасын, ди ул. Ләкин барыбер халыкның фикерен белергә кирәк башта.

Марат Сәитов әйтүенчә, Стәрлетамак татарлары милли-мәдәни мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү җәһәтеннән күп бурычлар билгели. Зур эшләрне башкаруда конгресс идарәсенә сайланган яңа, яшь әгъзалар да ныклы терәк булачак, ди Марат әфәнде.
XS
SM
MD
LG