Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Магнитский акты” кабул ителде


АКШ Конгрессы вәкилләре пулаты юрист Сергей Магнитский үлеменә катнашы булган Русия түрәләренә чикләүләр кертү канун өлгесен кабул итте.

Әлеге исемлектә Татарстаннан да берничә кеше бар – Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерүчесе Олег Уржумцев, Казанның Вахитов районы хөкемдары Руфинә Газизова һәм Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе хөкемдарлары Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов.

Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский салымнан качуда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 2009 елның ноябрендә тикшерү изоляторында медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле ул вафат булды.

Русия тышкы эшләр министры канун өлгесен кабул итүне “дуслыкка каршы килә торган акт” дип атады һәм Мәскәү тарафыннан һичшиксез җавап булачагын әйтте.

Әлеге “Магнитский акты” Русия һәм АКШ арасындагы сәүдәне чикли торган Джексон-Вэника кануны белән бәйләнгән иде. Аны үзгәртү һәм Русия белән сәүдәне җайга салу канун өлгесе кабул ителде.

Джексон-Вэника төзәтмәләре кеше хокуклары кысылуы сәбәпле “салкын сугыш” вакытында СССР белән сәүдәне чикләү өчен кабул ителде.
XS
SM
MD
LG