Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан рәсмиләре Азатлыкның таҗик телендәге сәхифәсен тыйды


Азатлыкның Таҗик телендәге сәхифәсе Таҗикстан рәсмиләренең күрсәтмәсе нигезендә пәнҗешәмбе киченнән бирле республикада ачылмый. Бу мәгълүматне Дәүләт элемтә хезмәте башлыгы Бег Зухуров раслады. Аның сүзләренә караганда, аларга сәхифәдә "Таҗикстан мәнфәгатьләренә каршы мәгълүмат" булуы өчен борчылган бер төркем ватандашлар мөрәҗәгать иткән булган.

Ирекле Европа/Азатлык радиосы президенты Стивен Корн бу гамәлне "цензура" һәм сүз иреген бозу дип бәяләде. Корн төрле илләрнең хөкүмәтләре, хосусый мәгълүмат чаралары, хокук яклаучылары һәм Таҗикстан халкына мөрәҗәгать итеп рәсмиләрнең бу карарын кискен тәнкыйтькә тотарга чакырды.

Таҗик рәсмиләре быел YouTube, BBC һәм Русиянең кайбер сәхифәләрен дә тыйган иде.
XS
SM
MD
LG