Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтайда салкында халыкны җылысыз калдыручыларга җинаять эше ачылды


Тыва республикасының Хову-Аксы район үзәгендә Яңа ел алдыннан булган казаны тикшерү өчен җинаять эше ачылды. Җирле җылылык һәм энергия үзәгендә бойлер шартлавы нәтиҗәсендә 3200 кеше үз өйләреннән башка җиргә күчерелде. Район үзәгендәге торакның 80% җылылык системын яңадан көйләргә кирәк булачак.

Җылылык һәм энергия үзәге 1956 елда төзелгән булган.

Район башлыгы һәм аның урынбасары үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү аркасында кешеләрнең мәнфәгатьләренә каршы килгән һәм хокук бозган гамәлләр кылуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG