Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда протест чаралары уза


Кытайның көньягындагы Һуанчжоу шәһәрендә йөзләрчә кеше Southern Weekly газетасы бинасы каршына җыелды. Алар цензурага каршы протест белдерде һәм сүз иреге белән демократиягә чакырды.

Демонстрация уздыруга атнакич газетта конституцияне һәм кеше хокукларын яклауны чакырган мәкаләне бастырмау сәбәп булган.
Әлеге хәл җәмәгатьчелектә һәм интернет кулланучыларда зур ризасызлык тудырды.

Газета хезмәткәрләре мәкаләне бастырмау карарын чыгарган пропаганда бүлеге хезмәткәрен эшеннән җибәрүгә чакырып ачык хат бастырган. Журналистларның таләбен берничә кытай галиме яклаган.
XS
SM
MD
LG