Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә сәяси тоткыннарны азат итә башладылар


Грузиядә бүген иртән 190 кеше иреккә чыкты. Аларны ил парламенты сәяси тоткыннар дип таныды. Төрмәдән чыкканнар арасында 2005-2011 елларда оппозиция чараларында катнашучылар да бар.

Грузия парламенты спикеры Давид Усупашвили 12 гыйнварда ярлыкау канунын имзалады. Элегрәк президент Михаил Саакашвили аңа вето салган иде.

Канун өлгесен парламент 21 декабрьдә кабул итте. Әлеге канун нигезендә якындагы ике ай эчендә төрмәләрдән өч меңгә якын кеше чыгачак.
XS
SM
MD
LG