Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румыниядә татарлар тарихы турында яңа китап басылды


Яңа китапның тышлыгы
Яңа китапның тышлыгы

2012 елның декабрендә Бухарестта татар халкы тарихы турындагы “Moştenirea istorică a Tătarilor” исемле китапның икенче томы чыкты. Күптән түгел әлеге китап Татарстанның милли китапханәсенә тапшырылды.

Әлеге китапка Румыниядә 2010 елның октябрендә узган "Татарларның тарихи мирасы" дигән II халыкара фәнни симпозиум материаллары, докладлары кертелгән. Симпозиумда Төркия, Азәрбайҗан, Италия, Маҗарстан, Бельгия, Казакъстан, Русия, Молдова, Украина (Кырым), Румыниядән килгән 62 галим катнашкан. Татарстаннан анда тарих, археология фәннәре галиме Альберт Борханов булган.

Румыниядә Евразиянең төрки халыкларына, татарлар тарихына багышланган халыкара фәнни чараларны Румыниянең Бабеш-Болай университеты профессоры Тасин Җәмил оештырып тора.

Альберт Борханов
Альберт Борханов
“Без Тасин Җәмил белән 2005 елда Төркмәнстанда Көһнә Үргәнч шәһәренең тарихи һәйкәлләрен өйрәнү, аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган конференциядә таныштык. Аннары Тасин Җәмил Дөнья татар конгрессы оештырган татар галимнәре форумына килде. Шул вакытта ул Татарстан Фәннәр академиясе, татар галимнәре белән элемтәләр төзеде”, дип сөйләде Азатлыкка Альберт Борханов.

Тасин Җәмил яңа чыккан фәнни басманы редакцияләүчеләрнең берсе. Әлеге китап төрек, инглиз һәм румын телләрендә язылган. Ул сигез бүлектән төзелгән. Китапның эчтәлегенә килгәндә, биредә геополитика, геостратегия проблемы мәсьәләләренә, урта гасыр һәм яңа тарихта Идел-Урал татарларының Урта Азия дәүләтләре, халыкларының икътисад, сәүдә, мәдәният, дини тормышындагы роле, төрек-татар дәүләтләренең шулай ук Урта гасыр, яңа тарихта һәм хәзерге вакытта халыкара мөнәсәбәтләре, дипломатиясе, төрек-татар филологиясе, татар диаспорасы, эмиграциясе проблемнары, төрек-татар зыялылары нәселләре һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләләр урын алган.

"Әлеге басма татар халкы тарихына бик зур фәнни хезмәт булып тора", ди Альберт Борханов. 2013 елның җәендә әлеге фәнни китапның III томы басылыр дип көтелә. Биредә Татарстан галимнәре мәкаләләре дә дөнья күрәчәк.
XS
SM
MD
LG