Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар кызларының "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе үтәчәк


“Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе (архив фотосы)
“Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе (архив фотосы)

Берничә ел тәнәфестән соң, быел март аенда Уфада татар кызларының “Нәүрүз” гүзәле” бәйгесе уздырылачак. Районнарда хәзер аңа сайлап алу мәшәкатьләре башлана.

Соңгы тапкыр “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе 2006 елда үткәрелгән иде. Ул чакта бу хәстәрлекне үз иңенә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе, милләт җанлы Зәлия Ахунова алды. Әмма матур гына эшләп килүче “Азатлык” яшьләре берлеге шул елдан сүрелә башлады. Ни өчен дигәндә, сәбәбен дә аңлатып тормыйча, Зәлия Ахунованы рәислектән алып, аның урынына милли тормыштан ерак торучы бер егетне китереп куйдылар.

Куйдылар дип әйтүнең дә нигезе бар. Чөнки ул чакта “Азатлык” берлегенә республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгында бер бүлмә бирелгән һәм татар яшьләренең һәр адымы күзәтү астына алынган рәвешендә иде. Бу үзенчә чын милли эшләрне тышаулау сыйфатын алды. Ә инде яңа рәис берлекнең эшен сүрелдерү өчен махсус куелган кебек килеп чыкты. Өч елдан “Азатлык” берлеге эшчәнлеге бөтенләй дә тукталды. Шулай итеп “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе дә, татар яшьләре өчен оештырылучы башка чаралар да онытылды. Хәзерге көндә милләт яшьләре урамда торып калды.

Зәлия Ахунова
Зәлия Ахунова
Милләт өчен җаны сыкрап йөргән кеше бу хәлләргә тыныч кына карый аламыни? Элекке рәис, хәзер Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булган Зәлия Ахунова “Нәүрүз гүзәле” бәйгесен быел яңартып җибәрергә тәвәккәлләде. Аның сүзләренчә, республиканың дүрт төбәгендә шушы бәйгедә катнашырга теләүче кызларны сайлап алу оештырыла. Шул сайлауларны узган милләт сылулары 2 март көнне Уфа “Нур” татар театрында тагын бер кат “иләктән” үтәчәк. Шулар арасыннан 12 кыз финалга сайлап алына.

Бәйгенең йомгаклау тантанасы, Нәүрүз бәйрәменә туры китереп, 21 март көнне шул ук “Нур” театры бинасында оештырыла.

Зәлия Ахунова әйтүенчә, татар кызлары йөз чибәрлеге, тышкы матурлык, буй сылулыгына карап кына сайланмый, ә татар телен, милли гореф-гадәтләрне, аш-су пешерүгә осталыкта да сынау узачак.

“Гадәттә, матурлык чаралары оештырганда, кызларны чишендереп, сәхнәдә йөртеп сайлап алалар. Моңа охшаш хәл бездә бөтенләй булмаячак, - ди Зәлия ханым – Бу безнең халыкка хас күренеш түгел. Күп матур кызлар оялудан бөтенләй дә килмәскә мөмкин. Ислам динендә дә бу катгый тыела. Шуңа күрә “Нәүрүз гүзәле”н, һәрвакыттагыча, милли рухта үткәрәчәкбез. Бу гади генә шоу түгел, ә ана, бала тормышына багышлап театрлаштырылган матур тамаша булачак”.

Бәйгенең сайлап алу өлешләре, февраль азагына кадәр, Туймазы, Дүртөйле, Стәрлетамак һәм Кыйгы районнарында үтә. Берничә кешедән торган абруйлы жюри шул районнарга үзләре барып иң сылу һәм акыллы, булдыклы кызларга алдагы бәйгеләргә фатыйха бирәчәк.
XS
SM
MD
LG