Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарны мыскыл итүче 100 мең сум җәзага тартылды


Павел Хотулев мәхкәмә бүлмәсендә
Павел Хотулев мәхкәмә бүлмәсендә

15 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе интернетта татар милләтеннән булган кешеләрне мыскыл иткән Павел Хотулевны гаепле дип тапты. Аңа карата 282 маддә нигезендә (милләтара низаг тудыру) җинаять эше җәй көне ачылган иде.


Хотулев “Мой мир” социаль челтәрендә “Русский язык в школах Татарстана” төркемендә татар милләтен кимсетә торган язмалар урнаштырган. Хотулев бу адымга аны баласы этәргән дип әйтә. Аның баласы мәктәптә укый һәм татар телен үзләштерү аңа, имеш, кыен икән. Ләкин 52 яшьлек эшмәкәр үзенең фикерләрен исбатлау вакытында артыгын язып аткан.

Аерым алганда, ул татар телен “пенопласт кытыршыгы, пыялада тимер белән сызу, бер көтү эт өрүе” белән чагыштыра. Шулай ук Татарстан урысларын баш күтәрергә өнди һәм “русофоб” хөкүмәтне бәреп төшерүгә чакыра. Гомумән алганда, өч ай дәвамында Хотулев мондый йөздән артык язма калдырган.

Хотулевның язмаларын тикшерүне сорап берничә шикаять язылган. Шуларның берсе – “Ватаным Татарстан” гәзите хезмәткәре Гатауллиннан, икенчесе – Казан тикшеренү технология университетында эшләүче Гариповтан. Моңа кадәр элекке Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов та Хотулев язмаларын тикшерүне сорап прокурор Кафил Әмировка хат язган.

Бу маддә нигезендә иң аз штраф 100 мең сумга тиң, иң зур җәза – 2 елга иректән мәхрүм итү. Прокуратура Хотулевка 150 мең штраф бирүне тәкъдим иткән. Хөкемдар Олег Цветков бу сумманы 100 меңгә төшерергә карар кыла.

“Мин беркайчан да бу гаепләнү белән килешмәячәкмен. Бу эшне үз кулыбызга алсак, барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә җыенам”, диде Хотулев мәкхәмә утырышыннан соң.

Хотулевны Татарстан киләчәге дә борчый. Интернеттагы язмаларыннан күренгәнчә, ул Татарстанны урыслар яшәгән Казан губерниясенә һәм татарлар яшәгән "резервацияләргә" бүлергә чакырган.
XS
SM
MD
LG