Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индира Гатиятуллина "Татар кызы-2013" җиңүчесе булды


"Татар кызы-2013" җиңүчесе Индира Гатиятуллина
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

"Татар кызы-2013" җиңүчесе Индира Гатиятуллина

19 мартта Казанда “Татар кызы-2013” шәһәр бәйгесенең финалы үтте. Җиңүче дип Казан шәһәренең 171нче мәктәп укучысы Индира Гатиятуллина игълан ителде.

Камал театрында узган бәйгенең йомгаклау өлешендә башкаланың җиде районында җиңү яулаган җиде татар кызы ярышты. Кызлар шыгрым тулы залда тамашачы һәм жюри алдында саф татар телендә шигырьләр укып, җырлар җырлап, биюләр биеп үз осталыкларын күрсәтергә тырышты.

Быел 14нче тапкыр уздырылган бәйгене оештыручылар сүзләренчә, мондый бәйгенең төп максаты – катнашучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итү, милли үзаңны үстерү, талантлы балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү.

Өч сәгатьтән артык барган бәйгенең җиңүчесе дип Казан шәһәренең 171нче мәктәп укучысы Индира Гатиятуллина игълан ителде. “Татар кызы-2013” җиңүчесенә бүләккә кыйммәтле тун һәм таҗ тапшырылды.

XS
SM
MD
LG