Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

"Бердәм Русия"нең абруе төшә


Думага сайлаудан соң "Бердәм Русия" оештырган "Теләктәшлегегез өчен рәхмәт" чарасында катнашучы. Красноярски. 6 декабрь 2011

Думага сайлаудан соң "Бердәм Русия" оештырган "Теләктәшлегегез өчен рәхмәт" чарасында катнашучы. Красноярски. 6 декабрь 2011

Русияләрнең яртысына якыны "Бердәм Русия" эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерә. "Җәмәгатьчелек фикере" фонды үткәргән тикшерү әнә шундый нәтиҗә биргән.

Бу атна ахырына фирканең рейтингы 39% тәшкил иткән. Март аенда "Бердәм Русия"нең иң түбән күрсәткечкә ия булуы теркәлде, рейтинг 37%-ка төште.

"Газета.ру" хәбәр итүенчә, моннан да түбән күрсәткеч 2011 елның ноябрь аенда думага сайлау алдыннан гына булган.

Февраль аенда "Левада-үзәк" сораштырулар үткәрде. Русияләрнең 40% "Бердәм Русия"не караклар һәм жуликлар фиркасе буларак бәяләде.

XS
SM
MD
LG