Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәйзрахманчы" ханым балаларын кайтару өчен мәхкәмә бусагасын таптый


"Фәйзрахманчы"ларның балаларын тартып алганда эчке эшләр идарәсе төшергән видеодан
"Фәйзрахманчы"ларның балаларын тартып алганда эчке эшләр идарәсе төшергән видеодан

Дүшәмбе Казанның Совет районы мәхкәмәсе "фәйзрахманчы" Гөлсинә Ганиеваның эшен карады. Ганиеваны яклап мәхкәмәгә егермеләп мөслимә килде. Беренчел тыңлаулар булды, хөкемдар Ганиеваның балаларны кире үзенә кайтару өчен язган шикаятен кабул итеп алды. Мәхкәмә утырышы 16 апрельгә билгеләнде.

"Без бу мәхкәмә утырышының булуын кичә социаль челтәрләр аша белдек. Егермеләп кеше җыелдык, кемнәрдер балалары белән килде. Мәхкәмә утырышына безне кертмәделәр. Хөкемдар Гөлсинәне һәм адвокатны гына чакырып алып сөйләште", дип белдерде Азатлык радиосына мәхкәмә утырышына барган Наилә ханым.

Гөлсинә Ганиева үзен якларга килгән ханымнарга балалары тартып алынганнан бирле башыннан кичкән хәлләрнең барсын да түкми-чәчми сөйләп биргән. Наилә ханым сүзләренә күрә, Ганиева узган елның августыннан, балалары тартып алынганнан бирле, төрле оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итеп караган. Кануннарны, мәхкәмә юлының рәтен бик белмәгәнгә, ноябрь аена кадәр очы-башына чыга алмаган.

Ноябрь аенда Ганиеваның хәзер балалар йортында булган улын һәм кызын әнисенә кире кайтару эшенә бер адвокат алынган. Әмма ул да апрель башына кадәр эшне сузган. Ганиева адвокатка акча түләгән булган. "Сез берни дә эшләмисез, һаман сузасыз, акчамны кире кайтарыгыз", дигәч кенә адвокат Совет районы мәхкәмәсенә тиешле документларны әзерләп тапшырырга булган.

Наилә ханым сүзләренчә, балаларны кире кайтару өчен күпләгән документлар, шулар арасында хезмәт хакы турында белешмә дә таләп ителгән.

Социаль челтәрләргә куелган үтенеч
Социаль челтәрләргә куелган үтенеч
"Кечкенә баламны алып киткән вакытта ул имә иде, күкрәктән аерып алып киттеләр, алар минем өчен өзгәләнәләр, мине бик юксыналар", дип сөйләгән Ганиева үзен якларга килгән ханымнарга.

Хәзерге вакытта, Наилә ханым сүзләренчә, Ганиеваның ике һәм дүрт яшьлек ике баласы да балалар йортында. Билгеле бер көннәрдә әнисенә алар белән очрашу мөмкинлеге бирелә. Әмма Ганиева балаларының үзе белән булуын тели. Ире "фәйзрахманчы"лар яшәгән өйдә калган. Ул Гөлсинә ханымны минем яныма торырга кил, дип чакыра икән. "Әгәр анда барсам, балаларымны бирмәячәкләр", дип әйткән Ганиева.

Гөлсинә ханым өченче баласына авырлы. Көмәненә алты ай. Тумышы белән Чиләбе якларыннан булган Ганиева балаларын кире үзенә кайтару өчен Казанда бер фатирны арендага алып тора. Финанс хәле дә көннән-көн кыенлаша. Балалары тартып алынган ханымнар ана хокукыннан мәхрүм ителмәсә дә, ана хокуклары чикләнгән булып исәпләнә. Шуңа күрә балалар йортында булган балалары өчен алар алимент түләргә тиеш. "Айлык керемен 25 мең сум дип күрсәткәнгә, бу алимент бүген 42 мең сум булып җыелган инде. Әгәр балаларын тиз арада үзенә кайтара алмаса, ул арта гына барачак, без шуңа күрә аңа булдыра алганча, кем 50 сум, кем 100 сум акчалата ярдәм иттек", ди Наилә ханым.

Ганиева мәхкәмә утырышы алдыннан үзенең хәзерге хакимияткә булган үпкәсен дә белдергән. "Балалар йортларыннан тәрбиягә бала алганнар хөрмәттә, аларга акчалата да ярдәм итәләр. Ә үзе бала табып үстергән тормыш шартлары бик яхшы булмаган аналарга акчалата ярдәм итәсе урынга, балаларын тартып алалар, аналарны да, нарасыйларны да тилмертәләр", дигән Гөлсинә ханым.

Наилә ханым сүзләренчә, "фәйзрахманчы"лар белән булган бер ханым мәхкәмә аша балаларын кире кайтара алган.

Азатлык радиосы Гөлсинә ханым белән элемтәгә кереп аның белән булган хәлләр турында күбрәк белергә теләгән иде, әмма телефоны сүндерелгән булып чыкты. Наилә ханым сүзләренчә, аның телефонында акчасы беткән.

Узган ел август аенда Казан янында аерым өйдә яшәүче "фәйзрахманчы"лар тентүгә дучар булды. Аларның җитәкчесенә Русия җинаять кодексының 330 маддәсе нигезендә “башбаштаклыкта” гаепләү белдерелде, 21 бала "бик начар шартларда яши" дип ата-аналарыннан тартып алынды.
XS
SM
MD
LG