Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык альянсы" фиркасе теркәлү өчен документлар тапшырды


Русиядә тагын бер фирка - "Халык альянсы" теркәлү өчен юстиция министрлыгына документлар тапшырды. Бу фиркагә оппозициядәге активист Алексей Навальный теләктәшлек күрсәтә.

Әлеге фиркане оештыру корылтае узган елның 15 декабрендә Мәскәүдә үткән иде. Фирканең президиум әгъзасы Леонид Волков белдерүенчә, фиркагә 700-дән артык кеше кергән.

Юстиция министрлыгы карары 30 көн эчендә игълан ителергә тиеш.
XS
SM
MD
LG