Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

Ижауда әдәби түгәрәк эшен җанландырды


Утырышта катнашучылар: Рәшит Ситдиков, Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Раил Разов, Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталов

Утырышта катнашучылар: Рәшит Ситдиков, Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Раил Разов, Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталов

17 апрель көнне Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында әдәби түгәрәк вәкилләре җыелды. Әдәби түгәрәкнең җитәкчесе Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы Ибраһим Биектаулы утырышны башлап, бу көннәрдә татар зыялылары Габдулла Тукайның вафат булуына 100 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрүен җиткерде.

Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар авторлары Тукай иҗатын пропагандалауда үз өлешен кертә. 2011 елда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Тукайның шигырьләре удмурт теленә тәрҗемә ителде. “Габдулла Тукай. Шигырьләр” дип аталган ике татар һәм удмурт телендә чыкты ул китап. Анда Тукайның ике дистә шигырьләре урын алды. Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин бу эштә бик актив катнашты. Татарчадан удмурт теленә шигырьләрне удмурт язучысы Вячеслав Ар-Серги тәрҗемә итте.

Әдәби түгәрәк утырышы

Әдәби түгәрәк утырышы

Әдәби түгәрәк утырышының Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы, Удмуртия язучылар берлеге каршында оешкан татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов иҗатына багышланган иде. Әдәби түгәрәк җитәкчесе Ибраһим Биектаулы Ринат Батталовның тормыш һәм иҗатына бик тәфсилләп анализ ясады. Шагыйрьнең төрле елларда чыккан китапларында басылган шигырьләренә тукталды. Мисал итеп Удмуртиядә 1997 елда татар авторларының "Язмышлар авазы” исемле шигырьләр җыентыгында Ринат Батталовның уннан артык шигырьләре басылуын, ул вакытта ук укучыларның игътибарын җәлеп итүен җиткерде. Аннан соң Ринат Батталовның өч шигырьләр җыентыгы Казанда дөнья күрде.

Ринат Батталов, Гыймран Сафин (у)

Ринат Батталов, Гыймран Сафин (у)

Ринат Батталов “Яңарыш” газетасында әдәби битләрне алып бара. Утырышта газетага килгән язмаларны Ринат Батталовның матурлап бирүе хакында да сөйләделәр. Хәтта күп кенә авторларның әле шигырь булып җитлекмәгән язмаларын да төзәтеп бастыруын билгеләп үттеләр. Кайберәүләр бу хәл белән килешми дә. Шагыйрь Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Гыймран Сафин: “Чиле-пешле язмалар юллаучы авторлар шигырьләрен, парчаларын газетада басылырлык итеп үзләре тиешле сыйфатка җиткерергә тиеш”, диде.

Гыймран Сафин

Гыймран Сафин

Гыймран Сафин Ринат Батталов иҗатына югары бәя биреп, әлеге җыенның көн тәртибе һәм оештырылуы буенча тәнкыйть сүзләрен дә җиткерде.

“Биредә утыручылар Ринат Батталов иҗаты белән яхшы таныш. Утырышка татар укытучыларын, татар сыйныфларында укучы балаларны да чакырырга кирәк иде. Киң катлам укучылар өчен дә бу сөйләшү кызыклы һәм файдалы булыр иде”, диде Гыймран Сафин.

Сугыш ветераны, дүрт китап авторы Шиһабетдин Садыйков Ринат Батталовның кешелекле сыйфатларына тукталды.

Гөлфия Ибраева

Гөлфия Ибраева

Әдәби түгәрәк утырышында “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчеләре дә катнашты. Алар арасында Гөлфия Ибраева да бар иде. Ул үзе шигырьләр иҗат итмәсә дә, аларны яратып укуын ассызыклап үтте. Әле шушы утырыш алдыннан да кабат Ринат Батталов китапларын укуын әйтте.

Шул ук вакытта түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә “Яңарыш” газетасында басылган башка язмалар, башка авторларның шигырьләре хакында да сүз булды. Аларны тәнкыйть утына тотып Гөлфия ханым “ Газетада басылучы күп авторларны беләбез. Аларга ничә яшь икәне дә мәгълүм. Әмма инде алтмыштан узып, җитмешне тутыручы әбиләрнең гашыйк булулары турындагы шигырьләре күңелгә ятмый, шигырьләрнең эчтәлегенә игътибар итәргә кирәк”, диде.

Ибраһим Биектаулы

Ибраһим Биектаулы

Телебезнең, милли иҗатыбызның киләчәге яшь буында. Әңгәмәдә иҗатка күбрәк яшьләрне тартырга кирәклегенә басым ясалды. Киләчәктә аларның шигырьләрен анализлау да күздә тотыла. Китапханәләрдә, зур залларда укучылар белән дә очрашулар оештыру турында да сүз булды. Болар телебезне саклап калуда бер баскычка булса да югары күтәрелү булыр дигән фикер яңгырады.

Ринат Батталов күптән түгел Казанда төрле өлкәләрдә, хәтта Америкада яшәүче авторларның язмалары тупланган “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган китапны да алып килгән иде. Бу китапка Удмуртиядә яшәүче Ринат Батталов, Гыймран Сафин, Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакованың да шигырьләре, хикәяләре кергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG