Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бостон янындагы атышта бер кеше кулга алынды


Бостон янында Массачусетс технология институтының тораклар корылмасында бер полиция хезмәткәренең гомерен өзгән атыш нәтиҗәсендә кимендә бер кеше кулга алынган.

Атышта катнашкан дип шикләнелүчеләрне эзләү барышында полиция хезмәткәрләре андагы күп кенә кешеләр белән очрашкан. Күп кенә шаһитләр җомга иртәсендә институт тораклары урнашкан урында атыш һәм шартлау тавышлары ишетүләрен белдерә.

Массачусетс технология институты тораклары Бостон үзәгеннән өч чакрымда урнашкан.

Дүшәмбе көнне Бостон марафонының финиш сызыгы янында ике бомба шартлап өч кешене үтергән, 170-тән артык кешене яралаган иде.

Массачусетс технология институты торакларындагы атыш белән марафондагы шартлауларның бәйле булуы турында рәсми хәбәр булмады.
XS
SM
MD
LG