Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшь галимнәр урысча эш итәргә мәҗбүр"


Конференция барышы
Конференция барышы

Яшь аспирантлар фәнни эшләре татар теле һәм әдәбияты белән бәйле булса да, диссертацияләрне урысча язарга мәҗбүр. Бу - Мәскәү таләбе.

Узган җомга Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында яшь галимнәр һәм аспирантларның “XXI гасыр фәне: филология һәм сәнгать белеме мәсьәләләре” дигән төбәкара конференциясе узды. Әлеге чараны инде өченче ел рәттән институт каршында эшләүче яшьләр шурасы оештырып килә. Оешманың рәисе Бәхтияр Миңнуллин сүзләренчә, әлеге конференциянең максаты - фән белән шөгыльләнүче яшьләргә ярдәм итү.

“Әлбәттә сүз нигездә фәнни ярдәм турында бара, иҗтимагый өлкәдә ярдәм итү безнең хәлдән генә килә торган эш түгел. Яшьләр арасында фәннең абруен күтәрү максаты куела, чишелмәгән сорауларга җавап эзлибез, яңа темалар барлыкка килә”, диде Миңнуллин.

Бу шура нигездә татар теле һәм әдәбияты фәне үсешенә басым ясый.

“Татарлар алга карап яшәргә тиеш һәм темалар да шул максаттан чыгып сайлана”, ди Бәхтияр.

Ләкин ни кызганыч, татар теле белән бәйле фәнни эшләрне дә яшь аспирантлар хәзер урысча язарга мәҗбүр, бу - Мәскәүдәге югары комиссия (высшая аттестационная комиссия) таләбе. Мәскәүгә китә торган диссертация эшләре урыс телендә генә булырга тиеш. Фән белән шөгыльләнүче яшьләргә татарча чыгыш ясавы җиңелрәк булса да, тикшерелә торган темаларын урысча язу сәбәпле, әлеге конференциядә дә урысча чыгыш ясаганнар.

“Элек бу алай түгел иде. Хәзер бөтен диярлек диссертацияләр дә урысча языла. Мәҗбүрият булмаса алар чыгышларны да татарча ясар иде”, ди яшьләр шурасы рәисе.

Яшь аспирантлар һәм галимнәр фикер алыша
Яшь аспирантлар һәм галимнәр фикер алыша
Башкортстаннан, Удмуртиядән килгән кунаклар нигездә үз милли телләренә бәйле чыгышлар ясаган. Алар культурология секциясендә катнашкан. Конференция кысаларында тел белеме, әдәбият белеме, культурология һәм сәнгать белеме бүлекләре эшләгән. Анда лексика, әдәби тел тарихы, диалектология мәсьәләләре каралган. Төрле язучыларның һәм шагыйрьләрнең телләренә караган темалар күтәрелгән.

Миңнуллин сүзләренчә, быел конференция активрак узган. Фикер алышулар кызурак барган. Күпләр фән өлкәсенә яшьләрнең килмәвеннән зарланса да, шура рәисе соңгы елларда бу хәлнең үзгәрүен әйтә.

“Бу өлкәдә уңай тенденция күзәтелә. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты идарәсе яшьләрне күбрәк җәлеп итү сәясәтен алып бара. Фән өлкәсенә бүген кызганычка күбрәк хатын-кызлар килә. Хәзер 60ка якын аспирантыбыз һәм шуңа өстәп 35 яшькә кадәрле докторлык диссертациясен яклаганнар бар”, диде Миңнуллин.
XS
SM
MD
LG