Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Политковская эшен карый башлады [видео]


Анна Политковская
Анна Политковская
Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе дүшәмбе журналист Анна Политковскаяны үтерү эше буенча беренчел тыңлауларны башлады.

Җинаятьтә шикләнелгән биш кеше: Чечняда туган Лом-Али Гайтукаев, аның өч туганы Рөстәм, Ибраһим һәм Җабраил Мәхмүтовлар, Мәскәү эчке эшләр идарәсенең элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов мәхкәмә каршына басты. Алар «үтерү»дә һәм «канунсыз корал әйләнешендә» гаепләнә.

Тикшерү бу җинаятьне Гайтукаев оештырган булырга тиеш дип белдерә. Мәхкәмә каршына басканнарның бишесе дә гаепләүләрне кире кага. Элегрәк милиция хезмәткәре Дмитрий Павлюченковка гаепләү карары чыкты һәм ул 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

«Новая газета» журналисты Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүдәге фатирына кергәндә атып үтерелде.

Политковская эше: тыңлаулар башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00
XS
SM
MD
LG